Динамика приращения в творческом развитии учащихся 3 классов. — КиберПедия 

Биохимия спиртового брожения: Основу технологии получения пива составляет спиртовое брожение, - при котором сахар превращается...

Адаптации растений и животных к жизни в горах: Большое значение для жизни организмов в горах имеют степень расчленения, крутизна и экспозиционные различия склонов...

Динамика приращения в творческом развитии учащихся 3 классов.

2017-06-05 275
Динамика приращения в творческом развитии учащихся 3 классов. 0.00 из 5.00 0 оценок
Заказать работу

Общие результаты помещены в таблице.

  №   ФИО I этап II этап III этап
Г Б О УТ Г Б О УТ Г Б О УТ
  Ахмадуллина А.                 +   + +  
  Буцык Артем                 +   + +  
  Галимова Алсу                 +     +  
  Галиуллина А.                 +     +  
  Гильмуллина И.                 +   + +  
  Губаев Артем                 +     +  
  Зарипова Алина                     - -  
  Козыркина Вика                 +   + +  
  Кокорин Данаил                     + +  
  Махмутов Т.                 +   + +  
  Мерзлякова А.                          
  Миргаев Вильдан                     + +  
  Оманова Анна                     + +  
  Петрова А.                 +     +  
  Султанова Регина                     + +  
  Ташбулатова В.                          
  Касимова Рената                     - -  
  Хакимов Равиль                 +   + +  
  Хасанова Гульфия                     + +  
  Шагалиева Диана                     + +  
                                         

На основе результатов исследования получены следующие данные, которые отражены на графиках.

Г – гибкость,

Б – беглость,

О – оригинальность,

УТ – уровень творчества.

Если сравнить графики в процентных соотношениях, то можно отметить, что произошли существенные изменения в параметрах, уровень которых измерялся. Если в начале эксперимента гибкостью, где максимальное количество баллов – 3, обладали 50% учащихся, то в конце эксперимента – 90%. Беглостью 100% учащихся обладали все 20 учащихся до и после эксперимента, так как отказавшихся от выполнения задания не было. А вот оригинальность повысилась в конце эксперимента на 10%, уровень творчества на 20%.

Пояснения к графику: , где P – показатель параметра (гибкость, беглость, оригинальность, уровень творчества), n – общее количество учащихся, n1 – учащиеся, обладающие максимальным количеством баллов.

В начале эксперимента был выявлен такой уровень учащихся:

Самый высокий уровень 12 баллов 3 человек
Высокий уровень 10-11 баллов 5 человек
Средний уровень 7-9 баллов 10 человек
Низкий уровень 6 баллов 2 человека

 

По окончании эксперимента результаты выглядели таким образом:

Самый высокий уровень 12 баллов 4 человека
Высокий уровень 10-11 баллов 8 человек
Средний уровень 7-9 баллов 8 человек
Низкий уровень 6 баллов 0 человек

 

Изменения показателей

  Гибкость Беглость Оригинальность Уровень творчества
“+”        
“-”        
“0”        

Выводы

Результаты заключительного эксперимента показали, что уровень творчества младших школьников повышается при систематическом использовании на уроках системы заданий с различной степенью проблемности, творческих заданий различного типа на разных этапах урока и при работе над иллюстрациями к произведением на уроках чтения, в планомерный внеучебной деятельности, используя различные подходы, и на интегрированных уроках.

Заключение

Проведенный теоретический анализ и опытно-педагогическая работа экспериментального характера по развитию творчества детей показала, что на современном этапе возникает потребность создания психолого-педагогических условий для формирования и развития творчества каждого школьника. Поскольку современная экономическая система в стране требует проявления ориентации в новых непредсказуемых ситуациях, то и проблема творческого развития школьников остается одной из важнейших задач в современной школе.

Решению этой проблемы помогают исследования Выготского Л.С., Гальперина П.Е., Давыдова В.В., Гилфорда Дж., Рахимова А.З., Крутецкого В.А. и др.

Работу над творческим развитием обучающихся продолжили и в 4 классе. Обучающиеся выступали успешно на различных международных, городских, кустовых и школьных конкурсах, олимпиадах, научно-практических конференциях, где занимали призовые места, показывая высокие результаты.

Работая над данной темой, поняла сложность исследовательской деятельности, вникла в требования экспериментальной работы, более профессионально стала подходить к принятию педагогических решений, опираясь на результаты научных выводов.

СПИСОК ИСПОЛЬЗОВАННОЙ ЛИТЕРАТУРЫ

1. Богоявленская Д.Б. Пути к творчеству. – М.: Знание, 1981 – 96с.

2. Волков И.П. Учим творчеству. //Педагогический поиск – М., 1987. – с. 109-115.

3. Выготский Л.С. Воображение и творчество в детском возрасте: Психолог. очерк: Книга для учителя. 3 изд. – М.: Просвещение, 1991. – 93с.

4. Дружинин В.Н. Психодиагностика общих способностей. – М.: академия, 1996. – 224с.

5. Занков Л.В. Избранные психологические труды. – М.: Педагогика, 1990 – 424с.

6. Крутецкий В.А. Психология математических способностей школьников. – М.: Просвещение, 1968. – 432с.

7. Кудрявцев Т.В. Проблемное обучение. – М.: Знание, 1974. – 64с.

8. Лернер И.Я. Проблемное обучение. Основные вопросы теории. – М.: Педагогика, 1975. – 368с.

9. Подласый И.П. Педагогика: Учебник для студентов высших учебных заведений. – М.: Просвещение, 1996. – 432с.

10. Рахимов А.З. Психодидактика творчества. – Уфа, 2002 – 281с.

11. Рахимов А.З. Формирование творческого мышления школьников. – Уфа, 1989.

12. Штерн В. Умственная одаренность. Психологические методы и испытания

13. Янгирова В.М. “Подготовка учителя к диагностике развития младшего школьника”. – М.: Прометей, 2000.-220с.

Беренче бөтендөнья сугышы темасыныҢ

татар әдәбиятында чагылышы

Клочкова Г. Ә.

: 8 нче урта мәктәбенең

татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

XX гасыр башында булып узган империалистик сугыш илебезгә, халкыбызга кайгы-хәсрәт, афәт алып килә. Бу сугыш коточкыч зур фаҗига була. Ул халыкның тыныч хуҗалыгын җимерә, гаиләләрне тарата, бик күп гомерләр өзелә, ятимнәрнең, тол хатыннарның саны арта.

Беренче бөтендөнья сугышы әдәбиятыбызга тәэсир итми калмый, аңа да үзгәрешләр кертә. Әсәрләр яңа эчтәлеккә, образларга ия була. Сугыш темасы күпсанлы мәкаләләрдә, шигырь-бәетләрдә, хикәяләрдә тасвирлана. Сугыш елларының татар әдәбиятына китергән зарарын күздә тотып, “Аң” журналы редакциясе түбәндәге фикерләрне язып бик тә хаклы була: “Бөек сугышта катнашкан хөкүмәтләрнең төрле милләттән гыйбарәт халкы арасындагы язучылары хәзерге вакытта, бу дәһшәтле сугышның начар тәэсиреннәнме яисә башка сәбәпләрдәнме, язган нәрсәләре илә әдәбиятларына бик сирәк кенә әһәмиятле әсәрләр бирә алалар. Безнең атаклырак язучыларыбыз, гәрчә бу көндә гаскәр сафында булмасалар да, шул ук тәэсир сәясында булса кирәк, милли әдәбиятыбызга бу зур сугыш елларында бик аз әсәр мәйданга куйдылар. Бу хәлләрне игътибарга алганда, кирәк гасыр сафында булган, кирәк гасыр сафында булмаган язучыларыбызның, канлы сугыш дәвам иткән мөддәдтә, әдәбиятыбызга мөһим әсәрләр тудыруларын көтәргә юл калмыйдыр”(1915 ел, №20, 360 бит).

Язучыларның да бу сугышка мөнәсәбәтләре төрлечә була. Бу чорда алар карашлары ягыннан ике төркемгә бүленәләр. Беренчесе – демократик һәм реалистик әдәбият традицияләренә тугрылыклы калган әдипләр. Алар сугыш темасына кан, вәхшәт, үлем хөкем сөргән кырыс чынбарлык ягыннан якын киләләр. Кан коюга нәфрәтләрен белдерәләр. Бу төркем язучыларга Н.Думави (“Сугыш тәэсораты”, “Агач аяк”), М.Гали (“Бер әбинең зары”), Ф.Әмирхан (“Зәгыйфь карчыкның корбаны”, “Мостафа”), М. Гафури (“Ул кем?”, “Юктырсың ла, алла!..”, “Җыла”), А.Мөхәммәт (“Юк канатым очарга...”), С.Рахманколый (“Сугыш упкынлыгында”, “Булган-беткән”, “Каргыш”) һ.б. Икенчеләре - сугыш еллары күрсәткән дәһшәт, үлем мотивларын кешелек җәмгыяте алдында торган бердәнбер юл итеп раслаучыларның явыз чынбарлык белән тартышу мәгънәсезлек дигән идеяне күтәреп чыгучылар була.

XX йөз башы татар әдәбиятындагы империалистик сугыш темасына багышланган махсус хезмәт әлегә әдәбият белемендә юк. Шуңа күрә, бу теманы махсус аерым тикшерү әдәбият фәне алдында торган төп бурычларның берсе булып саналырга лаеклы. Империалистик сугыш, шул чор турында язылган әсәрләр бүгенге көндә һәрьяклап тикшерү, дөрес бәя бирүне таләп итә. Бүгенге көнне аңлау өчен үткәннәргә мөрәҗәгать итү вакыты җитте. Аларны өйрәнү безнең хәзерге глобальләштерү чорында яшь буында үзенең ерак бабаларының үткән тарихы, аларның каһарманлыгы белән горурлану хисләре уяту өчен зур мөмкинлекләр ачачак. Ни өчен? Чөнки көч, куркыту ярдәмендә тупланган миллионлаган гавәмнең хәтере юк, ә милләтнең иң бәләкәе дә тарихка, уртак өметләргә ия була. Болар барысы да аерым кешенең һәм шулай ук милләтнең яшәешен тәэмин итеп торалар. Ирексездән шундый сорау туа; без татарның милләт буларак яшәвен телибезме, юкмы? Яшик дисәк, чын тарихи әсәрләрне һәрьяктан өйрәнергә тиешбез һәм, XXI гасыр вәкилләре буларак, киләчәк буыннарга тапшырырга бурычлыбыз. Фәнни хезмәтемнең актуальлеге шуның белән билгеләнә.

Гипотеза – бу эдэбиятны ойрэнгэндэ, укучылар кубрэк сугыш турында белэлэр.

Шулардан чыгып, эшемнең максаты түбәндәгечә билгеләнде:

Империалистик сугышы сурәтләнгән әсәрләрне ойрэну

Максатымнан чыгып төп бурычлар билгеләнде:

1.Империалистик сугыш, шул чор турында иҗат иткән язучылар буенча мәгълүмат туплау.

2.Әлеге әсәрләрнең үзенчәлекләрен өйрәнеп, алардагы төп фикерне билгеләү.

Хезмәтемнең практик әһәмияте шунда, тикшеренү нәтиҗәләрен татар һәм башка халыкларның үткәнен өйрәнүдә кулланылырга мөмкин. Эш барышында түбәндәге авторларның хезмәтләреннән файдаландым: Ф.К.Бәширов, Ф.Ибраһимова, И.Нуруллин һәм XX йөз башында татар әдәбияты.

Эш кереш өлештән, 3 бүлектән, йомгаклау, кулланган әдәбият исемлегеннән, кушымтадан тора.

ХӘНӘФИ ХИКӘЯЛӘРЕ.

“Кайдан? Кайда? Кыйтгасы

Хәнәфи сугыш еллары күрсәткән дәһшәт, үлем мотивларын кешелек җәмгыяте алдында торган бердәнбер юл итеп раслаучыларның явыз чынбарлык белән тартышу мәгънәсезлек дигән идеяне күтәреп чыгучыларның берсе була. Аның “Аң” журналында басылган “Кайдан? Кайда?” (1916) исемле кыйтгасы ахирәттә генә яшәү ләззәт дигән фикерне куәтли. “Ул кешеләрне икегә: бәхетле һәм бәхетсезләргә аермый, барысын да бәхетсез дип белдерә дә яшәү мәгънәсен эзләүнең өч моделен тәкъдим итә”,-дип яза Дания Заһидуллина (Заһидуллина Д.Ф.Модернизм һәм 20 йөз башы татар прозасы. – Казан:Тат.кит.нәшр.,2003. – 255б.).

Әсәр геройлары - өч яшь егет. Алар дуслар. “Ни өчен дөньяга килгәнебезне белми идек. Барыбызга да юл күрсәткән нәрсә - бу күкрәгебездә һәрвакыт янып торган сүнмәс дәртле йөрәгебез иде”, - диләр егетләр. Автор аларның язмышлары аша реаль дөньяда чәлпәрәмә килгән хыял-максатларны сурәтли.

Өч егет яшәү мәгънәсен, бәхетне үзләренчә эзлиләр. Беренчесе – Тимур дөнья гизә, чит илләр белән таныша. Әллә никадәр кешеләр арасында була. Моңарчы кызларга исе китмәгән егет кинәттән гашыйк та була: “Кайчагында шул дәрәҗәгә җитәм ки, сөйгәнемне дә, үземне дә үтерәсем килә, шунсыз гакыйлдан шашар кеби булам...” Әмма бераздан күңеле кайта, “сөю, имеш, - богау, сөйгән кеше – ихтыярын югалткан кеше. Сөеп сөйгәне янында калган егет егетлегеннән яза...”, - дип, мәхәббәтеннән баш тарта. Төрмәгә эләгә, кача, “төнлә эшләнә торган эшләр эшләп”, бер байый, бер бөлә. “Ул һәрвакыт, кешенең дөньяда торудан максаты – көчле булу, куәт иясе булуга тырышу, ди иде. Бу аның иманы иде”. Ләкин Тимур әлеге максатның дөрес түгеллеген аңлый:”...Ахыр елларда аның чыраенда бер караңгылык күренә, аның еракка караган күзләрендә дә уйчанлык, нарасыйлык күзгә ташлана иде”. Хикәяләүче аның башка юл тапканын да искәртеп үтә:”Азмы-күпме вакыт үтте, очраштык, инде аның йөзе ачылган иде...”. “Күрәсең, бу юл да бзхетле итми: Тимур рухы сынып, көннәрдән бер кәнне үз-үзенә кул сала. Шулай итеп, язучы көч белән бәхеткә ирешү юлын кире кага”, - дип яза Дания Заһидуллина (шунда ук).

Шушы ике образ аша М.Хәнәфи Г.Ибраһимовның кешеләрне бәхетле һәм бәхетсезләргә аеруын кире кага. “Ибраһимов аңлатуында бәхетле булырга тиеш, көч-куәткә ия һәм шул канун белән яшәүче Тимур да Батыр кебек бәхетсез. Ул да уйлана һәм эзләнә, ахырда, чарасызлыктан, үзе теләп дөньядан китә”. (Заһидуллина Д.Ф. Модернизм һәм 20 йөз башы татар прозасы. – Казан:Тат.кит.нәшр., 2003. – 255б.).

Батыр – карт шагыйрь фикерен юкка чыгаручы. Чөнки ул да, Ибраһимов кебек ук, тормышын китапларга багышлаган. Ләкин ахырда аны сукбайлар рәхмәте түгел, бөтенләй башка күренеш көтә. Менә Батыр хатыннан өзек:”...бер нәрсә аңламыйм: төшемдә күрәмме? Тирә-ягымда җан өшетерлек хәлләр... Кан, кеше каны, үлекләр...”. Юаш һәм сабыр Батырны да кешеләр үз уеннарыннан, көрәшләреннән читтә калдырмый. Бу язмыш “кешеләр арасында яшәп, изге булып калу мөмкин түгел” дигән нәтиҗәгә китерә.

Өченче егет – хикәяләүче – төрмәдә утыра, яшәү максатын-мәгънәсен дә шунда тапкан: “Моннан чыгу миңа юк, дөньяга чыгарсалар да, мин чыгачак түгелмен. Үлемнән башка нәрсә мине моннан азат итә алачак түгел, тик үлгәндә генә минем өчен иркенлек, чын иркенлек капкалары ачылып китәчәк...”. Җәгыятьтән аерылып, ялгызлыкта калганнан соң, хикәяләүче кешеләр ташлаган юлны, оныткан хакыйкатьне ачкан. Беренчедән, кеше ялгыз яшәргә тиеш. Икенчедән, кешенең бәхеткә, байлыкка, шөһрәткә омтылуы – иллюзия, мираж, вак мәшәкать.

Бер ялгызы калган лирик герой кырыс чынбарлык белән тартышу файдасыз эш дигән нәтиҗәгә килә. Ул, хәтта, бу дөньяның бәхет-сәгадәт өчен көрәшкән балаларына каһкаһә белән карый:

- Сезгә ни кирәк? Сәгадәт телисезме? Сәгадәт җирдә юк. Ләззәт вә тәм нәрсәдә дип башыгызны ватасыз. Ватыгыз, ватыгыз. Барыбер ул башларыгыз эшкә ярарлык түгел.

Ләззәт вз тәм җирдә юк. Байлык, матур хатыннар, шөһрәт – бу сезнең иманыгыз, шуларны куып, сез чын сәгадәттән читкә китәсез! Шулар өчен бер-берегезнең канын эчәсез, тәнен ерткалыйсыз, күз яшьләрен түктерәсез... Шулар өчен вөҗданыгызны сатасыз, күңелегезнең иң матур чәчәкләрен аяк астына салып таптыйсыз...”.

Хәнәфи тудырган өченче егет – хикәяләүче образы – нәкъ менә ялгыз. Тормышның мәгънәсе юклыкны таныгыз – азатлык шушы, - ди кебек язучы. Ул тапкан хакыйкать юлының, нурлы юлның мәгънәсе дә шунда.

Һәм әсәр “Бөек Тәңре күңелегезгә тынычлык бирсен!...” дигән сүзләр белән тәмамлана. Хәнәфи бу әсәрендә үз укучысына Яшәүнең серен аңлатырга омтыла, аны үзенчә ача. Үзеңне үтерү азатлыкка ирешү, дөнья газабыннан котылу дәрәҗәсендә китерелә.

“Үлгәндә” хикәясе

Ә хәзер М.Хәнәфинең 1916 елда “Аң” журналында басылып чыккан “Үлгәндә” исемле хикәясенә күчик. Әсәрнең кыскача сюжеты түбәндәгечә.

Хикәянең баш герое – башкорт егете Сөләйман. Ул авырып китә, табиблар киңәше белән укуын ташлый һәм Килем авылында кымыз эчә. Шунда бер ханымга гашыйк була. Авыруы көчәюгә карамастан, мәхәббәткәкиртә була алмый. Сөләйман күкләрдә сөйгәне белән кавышачагына ышана. Аның өчен сәгадәткә ирешүнең бердәнбер юлы – үлем.

Дания Заһидуллина үзенең хезмәтендә болай дип яза: “...20 йөз башы татар прозасында тулы бер символлар системасы йөри. Яшәеш мәгънәсендә бакча, кеше тормышын белдерүче кул, язмышны аңлатучы җил, яз һәм көз, кояш һәм караңгылык образлары әсәрдән әсәргә кабатланып килә”. (Шунда ук)

М. Хәнәфинең хикәясендә дә шушы символлар өстенлек итә. Мисал өчен, Сөләйманның яраткан урыны – су буенда урнашкан яландагы ялгыз каен утырып тора торган каен төбе. Каен образы – ялгызлык образы ул. Безнең героебыз да ялгыз. Ул Һәрвакыт үзен үлем сылышы озата барганлыгын белә, ләкин тормышны берничек тә үзгәртә алмый.

Сөләйман көрәшче булмаган һәм була да алмаячак ялгызак шәхес образына туры килә.

Бервакыт Сөләйман үзенең сөйгәне белән яланнан кайтып килгәндә, атлары дулап китә. “Мин дилбегәләрне кучерның кулыннан тартып алып, бераз баргач кына атларны туктата алдым, бөтен көчемне сарыф итәргә туры килде, ләкин мин шул вакыт сине ни дәрәҗәдә сөйгәнемне белдем. Мин, атлар туктамасалар, синең белән бергә үзем дә һәлак булуны ул вакыт оныткан идем, бар курыкканым сиңа бернәрсә булмаса ярар иде, дию иде...”, - дип белдерә баш герой сөйгәненә язган соңгы хатында.

Бу юллар егетнең мәхәббәте никадәр дәрәҗәдә көчле булуын сурәтлиләр.

Ул яраткан кешесе өчен үз-үзен корбан итәргә дә әзер була. Нәтиҗәдә, сөйгәнен үлемнән коткара. Кайтып җиткәч, Сөләйманның тамагыннан как китә, чире көчәя. Әмма герой шатлана, чөнки аның мәхәббәте сәламәт кала: “Кайтып җиткәчминем тамагымнан кан китте, һәм шунда бу чирнең мине бервакыт кара җир астына кертәчәген белдем... Ләкин шулай да минем күңелемдә шатлык иде, чөнки син сәламәт калган идең!...”

Хикәядә тагын бер кызыклы гына символ бар. Ул – күрше каберлектә сайрый торган сандугач тавышы, “башка бер таныш та юк, дөнья тын, тик тирәктән әкрен генә, йомшак кына таң җиле исеп китә иде...” Бу өзектә дә үлем символы бирелә, ә анда сайраган сандугач үлемгә дан җырлый кебек. Икенче төрле итеп әйтсәк, җирдәге тормыш үлемнән соң дәвам итә дигән фикер уза. М.Хәнәфи биредә дә “үлем – дөньядагы хәятның дәвамы...” идеясен күтәреп чыга, ул мәхәббәтнең мәңгелек көчен таный. Сөләйман сөйгәненә язган хатында бу турыда ачык белдерә: “ Мин элек үлемнән курка идем, ул минем каннарымны бүз ясап туңдыра, сачләремне үрә торгыза иде, хәзер үлем минем өчен синең берлә күрешергә бару, синең берлә бергәләп нурлы хәятны каршы алу булып күренә...” (Хәнәфи, 1916,333).

Ф.Бәширов та бу турыда үзенең хезмәтендә: “Бу, беренче чиратта, романтик әдипләр күтәреп чыккан “мзхзббәт үлемнән көчлерәк” идеалына дәгъва кылу булып яңгырый”,-дип яза.

Шулай итеп, алда әйтеп узылган әсәрдә мистик психологизм хөкем итә, анда яшәү, чынбарлык, хыял, матурлык төшенчәләре үзәктә тора, шулар ярдәмендә яшәешкә аңлатма бирелә, геройларның хис-кичерешләре, уй-фикерләре вак-вак итеп тасвирлана. Әсәрләрнең икесендә дә сызлану фәлсәфәсе өстенлек итә.

СОЛТАН РАХМАНКОЛЫЙ ИҖАТЫНА БЕР КАРАШ

Илебездә 1914-1916 елларда булып узган беренче бөтендөнья сугышы бик күп авырлыклар, кайгы-хәсрәт алып килә, тыныч хуҗалыкларны җимерә, дәһшәтле сугыш гарасатының мәгънәсез корбаннары барлыкка килә. Ләкин, шуңа да карамастан, халкыбызның рухы сынмый, язучыларыбыз да каләм тотып көрәшләрен дәвам итәләр.

Безнең өчен Солтан Рахманколый иҗатының менә нәкъ шушы чоры – империалистик сугыш картиналарын биргән әсәрләре әһәмиятле.

Солтан Рахманколый Казанның 1нче реаль училещесында укый. 1905-1907 елларда Ф.Әмирхан белән дуслаша, ниндидер яшерен җыелышларга йөри. 18 1906 елның 22 декабрендә, училищедан куылган кайбер укучылар белән беррәттән, Солтаннан да имтихан алганнар. Ләкин моңа кадәр яхшы гына укып килгән Солтан ни өчендер бу имтиханда «өч фәннән начар билгесе ала һәм кабат кабул ителми» (Мәһдиев М. Әдәбият һәм чынбарлык: XX йөз башы татар әдәбияты тарихына яңа материаллар. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1987-304б.)

«Бәянел хак» газетасында политик үткенлек белән ялтырап торган мәкаләләрен урнаштыра. С.Рахманколый бу чорда ялкынлы рәвештә хөррият өчен көрәшкән декабристларны яклый, патшаларның кансызлыгын тәнкыйтьли.

Солтанның кайнап торган энергиясе, политик мәкаләләре өчен «Бәянел хак» тар булып кала, «Йолдыз», «Әлислах» газеталарында эшли.

1908 ел Рахманкуловлар гаиләсендә шактый борчулар, кайгы-хәсрәт алып килә. Йорт башы Габделмәннән абзый авырый башлый, мохтаҗлыктан котылу юлларын эзләп, Габделмәннән Рахманкулов үзе дә китап бастыру эшене керешә.

Озак һәм каты авырудан соң 1908 елда Габделмәннән Рахманколый үлә. Гаилә тәрбиясе тулысы белән Солтан өстенә кала. Бу вакытта инде С.Рахманколый «Йолдыз» газетасында эшләшеп йөри.

1913 елда Габдулла Тукай вафат була. Солтан Рахманколый рухи юлбашчысыз кала. 1913 елның апреленнән башлап Солтан тирән күңел төшенкелегенә бирелә, йомыла. «Коточкыч җан газабы башлана. Өйдә ишекле-түрле йөреп, аның шигырьләрен ятан укый. Ләкин күңел һаман да эзләнә, борчыла, Тукай улгеч те ул аннан аерылмый.

С.Рахманколый – татар әдәбиятында борылыш ясаган, зур тавыш куптарган мәшһүр язучы түгел. Аның хикәяләре аз. Язучы буларак, ул 1909 елда «Йолдыз» газетасы битләрендә күренә башлый: «Чын хыял» дигән беренче хикәясе басылып чыга. Чын-чыннан язучы булып бик кыска вакыт эчендә - империалистик сугышның беренче елларында формалаша,»-дип яза М.Мәһдиев. (Әдәбият һәм чынбарлык: XX йөз башы татар әдәбияты тарихына яңа материаллар.-Казан; Тат.кит.нәшр.,1987-304б.)

Аның әсәрләрендә төп геройлары түбән катлау хезмәт ияләре. Без аларны башта тыныч тормышта һәм аннан соң сугыш упкынлыгында күрәбез.

“Сугыш упкынлыгында” хикәясе

С. Рахманколыйның «Аң» журналының 1918 елда басылып чыкан «Сугыш упкынлыгында» исемле хикәясен алып карыйк.

Әсәрнең төп герое – Габделхәмит. Ул – укымышлы егет. Сугышка кадәр Ригадагы штабта писарь булып хезмәт итә, русча да укый-яза белә. Кинәт сугыш башлана. Габделхәмитне 20ләп иптәшләре белән бергә штаб хезмәтеннән чыгаралар, поезд вагоннарына төяп сугыш булачак, кан түгеләчәк җирләргә таба озаталар. Ул сугышның куркыныч икәнен белә, ләкин нинди була ул сугыш куркынычы – анысын күзалдына китерә алмый: «Сугыш дигән сүзнең исеме генә куркыныч, эченә барып кергәч бернәрсә түгел…». Габделхәмит, геройлыклар эшләп, күкрәк тулы орденнар-медальләр белән өенә кайту турында хыяллана. Сугыш гөрелтесе ишетелү белән, бик нык дулкынланып: «Иптәш! Ишетәсеңме? Әнә аталар… Бу, агай-эне, беләсеңме? Чын сугыш инде бу … чын сугыш! Барып җитсәк иде шунда!-ди. Габделхәмит, сугыш обстановкасының бөтен детальләренә туры китереп, тәмеке кәгазе кисәгенә кадерле әнкәсенә хат яза: «Безнең отрядның алдагы сафлары немецлар белән сугышка керделәр. Инде, ул немецлар мылтыкны бер дә ата белмиләр икән. Шуна күрә, әнкәем, минем өчен бер де курыкма – мине атып үтерә алмаслар… Алла боерса, ерак түгел шул вакытка, синең Габделхәмитең күкрәге тулы медаль булган хәлдә, хәзергә…». Кургәнебезчә, герой хатны күтәренке рухта язарга тырыша. Ләкин ул хатны язып бетерергә өлгерә алмый. Аларны алгы позициягә җибәрәләр. Беренче снарядларның ярылуы Габделхәмитне тораташтай катып калырга мәжбүр итә, йөрәк ярылырдай булып тибә башлый: «Кинәт Габделхәмитенң бөтен вөҗүден баскан бер тойгы әллә нинди нәмәгълүм бер куәт белән аның йөреген кысты. Аның бөтен фикере, гакылы, зиһене инде бер «Алла»га килеп терәоеп, артык кузгала алмый иде…»

Анда элеккеге героизм урынына ниндидер максатсыз хәрәкәт кенә кала. Дошман армиясе дә, ул уйлаганча, ата белми торган солдатлардан гына тормый икән. Габделхәмит үзенең көчсез шехес икәнлеген аңлый: «Алар үзләре дә бөтен отрядка нисбат капчыктан алган бер уч кадәрле генә күренәләр иде.

Габделхәмит моны аңлады, һәм аның бөтен вөҗүден икенче бер хис чолгап алды.

Бу хис Габделхемит исемле аерым гамел кыла, аеррым херекет итә торган аерым бер шехесне юк итте». Инде безнең Габделхәмит үзенең «мин»леген югалтты «ул «мин» Гали вә кадерле булган «без» тойгысы эченде эреде, һич эзсез юк булды…»

Әсәрнең ахырында баш герой әле һаман саташу эчендә кала. Әнисенә язган хатында ул әле һаман: «…Алла бирсә, алдагы көндә дә җиңәрбез, чөнки безнең арабыздан кечкенә генә «мин»лек югалды, аның урынына хәзер утта янмас. Суда батмас кодретле «без» туды. Ул «безгә» нерсә генә, кем генә каршгы килсә дә, таш тавына бәрелгән кеби харап булачак!»-дип белдерә. «Ләкин Габделхәмит тагын бер-ике мертәбә снаряд яңгыры астына кереп чыкса, аның рухи эволюциясе тагын да зуррак үзгәрешләргә дучар булачагы инде көн кебек ачык дип яза М. Мәһдиев (Әдәбият һәм чынбарлык: XX йөз башы татар әдәбияты тарихына яңа материаллар.-Казан:Тат.кит.нәшр., 1987-304б.).

“Каргыш”

«Империалистик сугышның хезмәт иясе массалары өчен ят күренеш икәнлеге аның «Каргыш» хикәясендә бик нык ачыла. С.Рахманколый бу хикәясендә сугыш эчендеге егетнең трагедиясен югары ноктасына җиткереп тасвирлый». (М.Мәһдиев).

Хикәянен төп герое – Гали. Ул – «кустарь улы». Аның әнисе 10-15 ел элек вафат була. Ул матур гына, моңлыф гына «мәхәббәтле генә» булып үсә. 14-15 яшьлерене чаклы атасы белән ялгызы гына үсә, русча да аңлый, сабак укыган вакытта ук «Ата-ана каргышы» һәм «ятимнер хакы» шикелле «еламсырак мәсьәләләрнең» нәрсә икәнлеген аңлап, уйлап килә.үзенең өйленер, туй итәр еллары килеп җитә, әмма атасы икенче хатын алып кайта, «улының бәхетен ике яклы пычак янына куя». (М.Мәһдиев Әдәбият һәм чынбарлык: XX йөз башы татар әдебиятына яңа материаллар-Казан:Тат.кит.нәшр., 1987-304б.). үги анасы ғалине сөйми: «-Галине солдатка алдылар!»дип кайтып әйтечүгә бер тәңкә сөенче!»-дип әйтеп куя. Гали солдатка китә. Үги анасы да теләгенә ирешә, әйткән нәзерен үти. Гали киткәндә ул «Киткән җирдән әйләнеп кайтмасаң иде! Аягың, кулың корысын иде! Алла биреп сугыш чыксын иде дә, сугышта чәнчелепүлсә иде!» дип каргый.

Сугыш башланганда баш герой юаш кына, тыңлаулы гына бер солдат була. Сугыш анын өчен бөтенләй ят нәрсә була..

Окоп эчендә юеш туфрак, сыланчык баочык өстендә бер кат кием белен йоклаулар, көзге бураннар Галинең үзәгенә үтә.

Дошман ядрәләренң ярылуы анын колагына каргыш дигән кебек ишетелә. Шул дәһшәткә Галинең башлары, куллары, бөтен гәүдәсе таралып киткән кебек була. Шул тавышлар ишетелгән саен аның хетеренә үги анасы килеп төшә. «Үги әнкә белән бу тавыш бер-берсеннән һич аерылмый иде,»-дип яза автор. (С.Рахманколый «Каргыш»).

Яшь егет сугышта ике күзсез кала: «Атакага барганда кислота сибеп анын ике күзен күрмәс иттелер» Әлеге сугыш Галине тышкы яктан зәгыйфь итә, имгәтә: «зәп-зәңгәр булып көеп чыккан күрү күз урыннары карарга куркыныч та, кызганыч та иде…».

Анын кайгысыннан әтисе урынга егыла һәм үлеп китә. Атасының җеназасына ғалине җитәкләп алып баралар. Хикәя әнә шундый фаҗига белән тәмамлана.

“Булган-беткән” хикәясе

С.Рахманколый – гуманист язучы. Сугыш дәһшәтен ул куе буяулар белән сүрәтли. Аның фикеренчә, сугыш - әрәмгә кан кою. Моны без «Булган-беткән» әсәрендә……….. Хикәянен башында Сафа, Нури исемле кешелер белен танышабыз. Алар үзлере якын күрше булсалар да, кычкырышмый калган көннәре юк. Әле Сафа абзый, әле Нури абзый тавышлана. Болар һервакыт бер-берсенә дошманлыктан кычкырышырга, низаг чыгарырга сылтау эзләп кенә торалар.

Сугыш башлангач, Сафи абзыйны атлыга, Нури абзыйны пехотага алалар. Нури дошман белән капма-каршы килеп сугышкан вакытларда мылтык атса да, штык белен кадаса да – нишлегәнен белешми. Бер тана үткәч кенә бераз ияленә. Аңа барысы да табигый һәм башкача булуы да мөмкин тугел шикелле күрене башлый: «Мәҗрухлар, үлгәннәр, шрапнель ядрәләренең дөнья җимереп шартлаулары, пуля сызгырулары, «окоп» һәм «траншея» казулар, инеле тимерчыбыктан корылган киртәләр, ниһаять, пычрак өстенә ятып йоклаулар…» Йөргән вакытта Нури бик тиз талчыга торган була. Арганлыктан аның йокысы да шулкадер авыр була ки, төнлә тревога булып уятсалар, ул 1-2 минут үзенең кайда икенлеген, ни эшлегенен аңламыйча аптырап кала, соңыннан гына мылтыгын алып, атарга кушсалар ата, йөгерергә кушсалар, башкаларга ияреп, йоклый-йоклый, абыны-сөртенә йогерә.

Сугыштагы пулемёт тавышлары «пәри кызының туенда чын периләрне биеткән музыкага» охшатып сүрәтләнә. Әмма сугыш вакытында солдатларның кешелек сыйфатлары югалмый, киресенчә, өстенлек ала. Моңа мисал итеп, Нури абзыйның Сафины коткару күренешен мисал итеп китерерге була. Сафи каты яраланып ынгырашкан вакытта Нури аны ишетә, ярдәм кулы суза. Аларда элеккеге ваклыклар, тормыш низанлары онытыла. Әсәр шулай тәмамлана.

Күргәнебезчә, Солтан Рахманколыйның әсәрләре мәгънәви тирәнлеге һәм әдәби эшләнеше ягыннан безнең әдәбият тарихында хөрмәтле урын алырга лаеклы әсәрләр. Алар нигезендә гомумкешелек кыйммәтенә ия булган гуманлы идея – сугышка, кан коюга нәфрәт идеясе ята. Шулай итеп, бай рухи мирасыбызның өлгеләре әкренләп кенә тарихи Ватанабызда гомер кичерүче газиз халкыбызга кире кайта. Бу хикәяләрне, повестьларны олы мирасыбызның күркәм үрнәге дияргә тулы нигез бар.

ЙОМГАКЛАУ

Татар яңарыш дәвере буларак тарихка кереп калган XX йөз башы халыкның милли күтәрелешен, рухи-мәдәни сикерешен гәүдәләндерүче, киләчәк үсеше өчен ныклы этәргеч һәм ышанычл


Поделиться с друзьями:

Поперечные профили набережных и береговой полосы: На городских территориях берегоукрепление проектируют с учетом технических и экономических требований, но особое значение придают эстетическим...

Семя – орган полового размножения и расселения растений: наружи у семян имеется плотный покров – кожура...

Организация стока поверхностных вод: Наибольшее количество влаги на земном шаре испаряется с поверхности морей и океанов (88‰)...

Типы сооружений для обработки осадков: Септиками называются сооружения, в которых одновременно происходят осветление сточной жидкости...



© cyberpedia.su 2017-2024 - Не является автором материалов. Исключительное право сохранено за автором текста.
Если вы не хотите, чтобы данный материал был у нас на сайте, перейдите по ссылке: Нарушение авторских прав. Мы поможем в написании вашей работы!

0.079 с.