Акция « Воспоминания ветеранов тыла и участников ВОВ». — КиберПедия 

Общие условия выбора системы дренажа: Система дренажа выбирается в зависимости от характера защищаемого...

Наброски и зарисовки растений, плодов, цветов: Освоить конструктивное построение структуры дерева через зарисовки отдельных деревьев, группы деревьев...

Акция « Воспоминания ветеранов тыла и участников ВОВ».

2020-06-05 178
Акция « Воспоминания ветеранов тыла и участников ВОВ». 0.00 из 5.00 0 оценок
Заказать работу

 

 

Приближается 75 летие Победы. С глубокой благодарностью и уважением относимся мы к труженицам тыла, а участников в живых никого не осталось. А память о тех, кто не вернулся с войны, кто отдал жизнь за победу, будет вечно жить в сердце каждого человека. Я считаю, что не зря провела акцию и исследовательскую работу.

 

 

 "Мы

  обязаны

           помнить

                      наших

                              героев!"

«Мы

      должны

                увековечить

                                 имена

                                         героев!»

1.Акция "Воспоминания ветеранов тыла".

https://vk.com/id475860912?w=wall475860912_513%2Fall

https://vk.com/id475860912?w=wall475860912_524%2Fall

 


Бөек Ватан сугышының тынганына 75 ел вакыт үтеп ята.. Мин, Кучаш авылы китапханачысы, Инесса Минуллина үзем дә сугыш чорын күрмәдем. Бу кан койгыч сугыш турында ишетеп кенә беләм. Бөек җиңүнең 75 еллыгына үземнең “Кучашевская библиотека” битендә шул уңайдан авыл халкының истәлекләрен язырга булдым. Язып алган кешеләр ничек сөйли, шулай язам. Азагына чаклы укып бетерегез.
Сугыш дип әйтүгә, минем күз алдыма җимерелгән йортлар, актарылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Япь-яшь егетләр, кызлар, туган җирләрен саклау өчен, фронтка китәләр. Тылда калганнар да солдатлар өчен җылы оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр. Җиңү өчен дип, бар тырышлыкларын куялар. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы, ачы күз яшьләре китерә. Я ире, я уллары, я әтиләре Ватан өчен яу кырларында мәңгегә ятып кала. Ачлыктан тилмереп үлүчеләр дә күп була сугыш елларында. Шулай ук фашист концлагерьларында һәлак булучыларның саны да исәпсез. Бу сугышта бик күп якташларыбыз корбан булган. Нинди зур югалтулар!
Безнең бәхетле тормышыбыз һәм азатлыгыбыз өчен түгелгән канны ничек онытырга мөмкин соң?! Үз гәүдәсе белән дошман пулеметын каплаган Александр Матросов (чынлыкта ул татар егете Шакирҗан Мөхәммәтҗанов) батырлыгын, дошман әсирлегеннән фашист самолётына утырып качкан һәм иптәшләрен дә әсирлектән коткарган Михаил Девятаев, фашистлар куркып "төнге шәүләләр" дип атаган хатын-кызлар эскадрильясын һәм аның командиры Мәгубә Сыртланова, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыкларын ничек онытып булсын! Ә меңнәрчә, миллионнарча солдатларның көндәлек батырлыклары аз булганмы?! Алар бит юлсыз җирләрдә пычрак ерып, бернинди авырлыкларга карамастан, дошманны туган илебездән куып чыгарганнар һәм аны үз өнендә - Берлинда тар-мар иткәннәр. Аларның көндәлек хәрби батырлыклары шулай ук хөрмәткә лаек. Аерым героик батырлыклар турында язылган китаплар, төшерелгән кинофильмнар бар.
Без, укучылар, артта калган шушы вәхшәтле көннәрнең эчтәлеген ныграк аңлау өчен Бөек Ватан сугышында җанын-тәнен биреп фашист илбасарлары белән көрәшкән сугышчылардан, ә хәзерге вакытта ветераннар булып саналган бабаларыбыздан сорашып беләбез. Сугышның ачы хәсрәтләре аларга бик күп кайгы алып килгән һәм алар бу көннәрне искә алганда күз яшьләрсез сөйли алмыйлар. Авылыбызда бер генә исән ветеран да калмады.
Шушы көннәрдә мин дә авылның олы яшьтәге әбиләре белән очрашып, аларның истәлекләрен язып ала башладым.Сезгә Сания әби Фаррахованың истәлекләрен тәкъдим итәм.


 

1941 нче елда безнең илебезгә фашист гаскәрләре басып кергән. Кучаш авылыннан иң беренче булып сугышка Сайфугалиев Хәсән, Гарипов Нурлыгаян (Нурлый), Нуритдинов Галлям киткән.Сания әби Фаррахова инәсе Әдия әби белән Галлямов Әхнәфнең әтисен Галлям бабайны сугышка озатканы исендә калган. Аларның өендә 6 баласы калган, бәләкәе бишектә булган (Мәдехия). Урак өсте иде, басудан эштән кайткан да, мунча да кереп торалмады,сугышка алып та киттеләр.Авылдан беренче булып сугышка озатылган бу авыл кешеләренең берсе дә исән йөреп кайталмады. Ул вакытта Ватанны сакларга бөтен халык бердәм булып күтәрелде. Соңыдан авылдан әкренләп калганнарны озата тордык,-дип сөйли Сания әби.Безнең буынны саклап калган кешеләрнең батырлыгы беркайчан да онытылмас!
“ Сугыш вакытында барыбыз да ачлыктан интектек. Күбрәк үлән ашадык. Язга чыккач та кечерткән, балтырган, черегән бәрәңге, аннан бәрәңге яфрагы, чөгендер яфрагы ашый идек. Якындагы рус авыллары Сосновка, Братовщинага барып көне буе бакча чокысаң 2 кило бәрәңге бирәләр иде. Шуны алып кайтабыз да утыртабыз. Икенче көнне барып эшләп тагын шулай алып кайтып утыртабыз. Көндәгесен көндә утыртып барабыз. Бик күп авылдашлар шулай йөрде. Кучашта өйләр бик тыгын утыралар иде, шуңа бакчалар да бәләкәй булды. Рус авылларында бакчалар зур, шуңа запаслары бар. Бакчаның зурлыгына карап көз көне государствога атка төяп бәрәңге итеп сдавать итәсең. Тагын ел саен 45 кило ит, 112 йомырка, сыерың булса 12 кило май, 3 сарык тиресе, йон бирәсең. Бу елда бирә торган бурыч. Бу хәл сугыш башланганчы да бар иде, Сталин үлгәч кенә туктатылды. Безнең дә сыерыбыз бар иде, ул көтүгә чыккач та үлде. Страховка акчасына кәзә алдык, көз житкәч ит бурычына С. алып чыгып китте.
Сугыш вакытында колхозда бик күп ат бар иде. Ни эшләптер бер атны чегәннәр белән алыштырганнар. Ул ат корчангылы булган. Шуннан атлар чирләп үлә башлады. Ат караучылар үләксә ташларга барганда артларыннан авыл халкы ияреп барган, итен чабып алып калырга. Чыршыбүләк ат үләксәсе белән тулды. Ул чирле ат ите ашап күп кеше чирләде дә, кайсылары жиңеләеп тә калды. Шушы елларда 50 кило тоз өчен 3 йөк печән бирдек, Кильбахты сельпосына. Шайсултан исемле бабай бар иде. Ул да үләксә алып кайткан. Минем инәй янына килеп тоз сораганы истә. Ашап булмый, әз генә тоз бирегез әле, рәтләнгәч тә бирермен, -ди. Инәй аңа 2 кашык тоз биреп жибәрде. Аягындагы чабатасына атның тиресен жөнле ягын тышкы якка куеп теккән иде.
Күпләре ачлыктан шешенделәр.Гәрә елгасы төбендә зур бакалар бар иде, бакыргыч бакалар. Гәрәнең теге ягыннан Актуганнар, Семәнкәләр килә, бу яктан безнең авыл кешеләре. Ул баканы сөзеп алалар да бидрәгә җыялар. Астына таган ясап ут ягалар. Бакыргыч елынгач ачыла. Эченнән шул баканы алалар да су белән юып, бидрә төбенә салып куырып ашыйлар.
Инәйнең энесе Нуриахметов Шамсимөхәммәт. Аны постельдә яткан җиреннән сугышка алып киттеләр. Сугышка кергән чагында Султанов Тәрхимнең әтисе Гата бабай белән очрашканнар.Гата чыгып килә икән ранен булып, абый сугышка кереп барган. “Абзый, син болай булгач исән кайтырсың инде, сәлам әйт, бәхил булсыннар”,- дигән.Гата бабай кайткач килеп әйтте. Абзыйның бер генә хаты да килмәде, үлеп калды. Кайда күмелгәнен дә белмибез.
Бүгенге яшь буынга без күргән афәтләрне күрергә язмасын, ил күге тыныч булсын, тормышның кадерен белеп яшәгез. Тырышып укып ныклы белем алыгыз, илебезнең лаеклы гражданнары, чын патриотлар булып үсегез ", - дип тәмамлады сүзен Сания әби Фаррахова..
Бөек Җиңү көнен якынайту өчен, безнең Кучаш авылыннан 166 кеше киткән. Алар җиңү өчен, үзләренең өйләрендә, балалары янында булу бәхе-тен яулау өчен киттеләр.Үзләрен аямыйча, хәтта гомерләрен дә кызганмыйча көрәштеләр алар. Шуларның 85 кире әйләнеп кайттылар, ә 81 солдат яу кырында ятып калган.
Ватанны фронтта гына түгел, тылда да саклаганнар. Тылда - кырларда, завод-фабрикаларда эшләүче миллионнарча хатын-кызларның, карт-корының, бала-чаганың батырлыгыннан башка Җиңүне күз алдына да китереп булмый. Шуңа күрә күптәннән инде бу кешеләр дә Бөек Ватан сугышында катнашучылар белән тигезләштерелгән.
Ватанны азат итү бөтен халык эше булган. Шуңа күрә "алар Ватанны сакладылар" дигәндә, без ул сугыш еллары халкын - барысын да күз алдында тотарга тиешбез: ул елларда яшәгән,

 

сугышта катнашкан, тылда эшләгән кешеләрне. Аларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт! Ә безнең бурычыбыз - ул еллардагы халыкның батырлыгын үзебез дә онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру.
Ләкин халыкның тырышлыгы бушка китми: күптән Җиңү көне килә.. Бу көн халкыбыз күңелендә мәңге онытылмас көн булып уелып кала. Хәзерге вакытта да 9 нчы Май Җиңү көне буларак билгеләп үтелә.
Тик шулай да, күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр, һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр.
Без ел саен 9 нчы Май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадын карарга барабыз. Анда күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт хисе уяна. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аларга!

Зинира Салахова

Ииии, ничек онытып була инде туган ускэн авылны.... Сезгэ рэхмэт, авылга ямь остэп торасыз, безгэ онытырга ирек бирмисез!

 

Фарида Шакирова

Инесса сезгэ зур Рахмат эйтэсе килэ, авылга хэм безнен йорэклэргэ дэрт кертэсез.Алдагы Жину бэйрэме яхшы утуен телэп калабыз. Энэ шул 85 исэн кайтканнар арасында безнен дэ зурэтиебез булды.Хэзер алар барысыда мэрхумнэр инде. Сезгэ уныщлар телэп калам.

https://vk.com/id475860912?w=wall475860912_524%2Fall

Сугыш вакытында авылда 2 мәктәп бар иде. Берсе калай түбәле, икенчесе такта түбәле. Мәктәп ике яклы иде: бер ягында зурлар, икенче ягында бәләкәй балалар укыды. Мин 3 класс укыдым. Әдия исемле укытучы минем инәй янына килеп, "Сания бигрәк әйбәт укый, җибәрегез укырга!,- дигәне истә. Мин 2 нче класста укыганда Хөрия апа килде мәктәпкә. Имашев, Хасанов дигән укытучылар бар иде. Аларны армияга алдылар. Максютов хатыны Мәдинә белән укыттылар. Бер класска бер китап, алмашлап өйгә алып кайтып йөрдек. Кара каен җимешеннән, энәле агач, эт җимеше дип тә йөртә халык,кара ясый идек. Ул вакытта оценка сүз белән языла иде: “начар”, “уртача”, “бик начар”, “отлично”, “әйбәт”.
Безгә бәләкәй чана, бәләкәй арбаларны марилар эшләп бирәләр иде, элмә агачыннан. Сугыш вакытында элмәнең кабыгын ашаучылар да булды. Ул эчне катыра, тышка чыгалмый интегүчеләр күп булды авылда.
Колхозда барыбыз да эшләдек, балалар да, картлар да. Семенаны печтәрләп алып кайтабыз, печтәрләп басуга чыгарабыз. 1947 нче елның 22 нче апрелендә Рәжибә, Мәгәвия, Тәүфыйк Янаулдан ялан тәпи кайттык. Киткәндә аякта чабата бар иде, ул бара- бара таралды, бавы гына калды. Исәнбайга җиткәч кояш баеды, туңдыра башлады, су өсләре пыяла кебек булды. Запас оекбашларны кидек, кайта- кайта ул да тишелеп таралды. Авылга кергәч елгада боз, тездән бозлы суга кереп елганы чыктык.
Менә шулай балалар. Авыр яшәдек, тик кеше булып калдык. Сез дә кеше затыннан икәнегезне онытмагыз.

Зинира Салахова

Нинди мэгнэле сузлэр.... Сания апа, рэхмэт. Сэлэмэт булып тагын да да озак итеп яшэргэ язсын сезгэ!

Зинира Салахова

Сезнен буын кургэнне башкаларга курергэ язмасын, Аллахы Тэгэлэ узе сакласын!

Альфира Закирьянова

Инесса рәхмәт. Мин дә гел сезнең язганнарыгызны гел укып барам.Элек әткәй сөйләгәннәрен нишләп язмаганга хәзер үкенәм.

Сирина Шигабутдинова

Сания апа бик дорес эйтэ,кеше булып калырга кирэк.

 

 

2. Акция "Воспоминания ветеранов тыла".
Воспоминания Мубаряковой Альфии.

 https://vk.com/id475860912?w=wall475860912_530%2Fall

 


Мин 1935 нче елда туганмын. Инәй Минсафа 1909 нчы елгы, әткәй Мөбәрәк тә 1909 нчы елгы. Әткәйне сугышка авылдан уракка төшкәч алып киттеләр. Калтасыда 2 көн тотканнар. Аның 1 хаты килде. “Урман арасындабыз, сугышка китәргә әзербез,” - дип язган иде. Мин ул хатны гармун итеп эшләп уйнап йөрдем. Ул вакытта кәгазь юк иде. Авылга Магасумов Васби (Магзумов Васби, 1902 г.р.) кайткач безгә килде. “Килен, Минсафа, туры килсә син кияүгә чык, көтмә Мөбәрәкне”,-диде. Ул әткәйне озатып калган. Шул төнне Днепр күперен шартлатканнар. Анда безнең авылдан Хасанова Рәзинәнең быятасы Хәсән бабай да булган. Солдатлар эшелоны белән күпер астына кереп киткәннәр.” Вагоннар төшкән җирдән икенче көнне дә кан күтәрелә иде”,- диләр. Әткәйнең инәсе калды, ул 1945 нче елны үлде, “малаем” дип бик елады. Зүрәнкәй сондык төбенә әткәйнең юмаган майкасын яшереп куйган, аны вакыты-вакыты белән, сагынган саен, алып исни торган булган. Шуны әнкәй белмичә алып юган. Менә аннан зүрәнкәй елады, малаемның исе калмаган дип. Тагын 1 калын гимнастеркасы калган. Зүрәнкәй инде чирләп үлем түшәгендә ятканда шул гимнастерканы кидертте дә бүтән салмады. Менә әниләр өчен бала ничек кадерле.
Әткәй сугышка чаклы гел атлы эштә эшләде. Мин шул 5 яшь булган чакта дубрга барам икән дә, качып торам икән, аннан басуга артыннан ияреп барганмын. Әткәй аптырап мине атка атландырып кайтарып куя торган булган. Ул сугышта үлгәндә миңа 7 яшь булган.
(Сулейманов Мубарак, 1909 г.р., рядовой, пропал без вести в марте 1942 года. Книга “Память”, стр.318)
Безнең әнкәй сугыш вакытында атлар карады, Дахи Кашаповның зүрнәсе Зиафа исемле кортка белән. Ул вакытта кул фонаре бар иде, керосин белән яна торган. Шуны тотып, төнлә, авыл буйлап кеше җыеп йөри торган булганнар, атлар чирләгәч. (Колхоз атлары турында Сания апа Фаррахова сөйләнен укыгансыздыр инде.) Атларны чирләгәч тә бастырып куймасаң, үлә торган булганнар. Газокамера да эшләп лечить итеп караганнар.Газокамера ул атның башы гына чыгып торган ниндидер бүлмә булгандыр инде ул.
(Шайсултан бабай турында Сания әби сөйләгән иде инде. Ул Шәйхинурның әтәсе. Шәйхинур Әлфия апаның ире.)
Шайсултан бабай беренче гражданнар сугышында катнашкан.Германияда пленда булган. Аннан җәяү качып кайткан. Кашап бабай да шунда булган. Алар соңыдан авылда урамга чыгып утыргач икесе немецча сөйләшә торган булганнар. Шайсултан бабай Ишболды мәдрәсәсендә 10 класс беткән, бик укымышлы булган.
Әнкәйгә ат караган өчен алабута катыш арыш бирәләр иде. Ул иләп арыш белән алабутаны аера иде. Аннан алабутаны киледә кара орлыгы ялтыраганчы төя иде. Шуңардан ботка

 

пешереп ашата, күршеләр дә керә иде. Сугыш вакыты булса да сыердан язмадык. Шул боткага сыер мае салып ашый идек. Аның тәме әле дә авызда.
Хөкүмәткә бурычны барысы да түләгәннәр. Тик йомырка санында гына аерма бар. Берсе 100 йомырка дисә, икенчеләре 112 йомырка ди.
Яз көне кәлҗәмә, кузгалак, какы ашый идек. Аннан соң күкбаш, каз тәпие, балдырган, шомакай. Какының йомарланган башын ашка сала идек. Арыш утау бар иде. Ә арыш арасында какы күп үсә. Җәйгә чыккач җиләк, карагат җыябыз. Минем яраткан аш: катыкка җиләк салып, өстенә кипкән юкә яфрагын уып салып ашау. Менә сезгә, балалар, йогурт, чын авылча.
Мәктәпкә мин 1943 нче елны кердем. Авылда 4 класс укыдым. Укытучы Әдия апа иде. 5 нче класска Актуганга бардым, Братовщиналар белән укыдык. Актуганнар “А” класы, без руслар белән “Б” класы. Сабиров Галимжан да Актуганда укыды. Икенче елны Актуганга 6 класска бардык. Бу елны Братовщинада 5 нче класс ачылды, шуннан безне марилар белән утырттылар. Без марича аңламыйбыз, яңа елга чаклы укыдык та, ташлап кайттык. Шул елны Кучашта да 5 нче класс ачтылар. Без кайтып кирегә 5 нче класска укырга кердек. Икенче елны 6 класска, аннан 7 нчене укыдык. Шуннан авылда семилетка булып калды.
Сугыштан соң заем- акча бурычы бар иде. Хозяйстводан бер кешене, күбрәге хатын- кызларны сельсоветка чакыртып подпись салдыралар иде. Салырга теләмәсәң кулдан көчләп тотып салдыралар иде. Анда барып салмасаң, 5-6 ир авыл буйлап чыгалар да барыбер көчләп салдыралар. Мәрьям апа салмаган да, аны авыл буйлап ияртеп йөрткәннәр. “Кайчан подпись саласың, шуннан соң гына өеңә кайтып китәсең”,- дип. Өйләре Тимирханова Әнгимәләр кырында булган.
Кайсы гына әби белән сөйләшмә, һәрбер гаиләдә үзенә генә хас йолалары булган. Әльфия апаларда да булган ул. Кич җиткәч, эшләр беткәч, балаларын тезеп утыртып ул кычкырып китап укый торган булган. Аларга ул Зәйнәп Биишева романнарын, Габдрахман Әпсәләмов китапларын укыган. Көндә 33 бит. Бәлки шуңа да аның балалары дус, тәртипле булып үскәндер. Алар әле дә кайтып Әльфия апага булышып торалар. Безгә дә бәлки, безнең балаларга да шулай итәргә кирәктер. Китап укуның зыян китергәнен ишеткәнегез юктыр бит. Килегез, Кучаш авылы китапханасы сезне көтеп кала.

 

3.Год памяти и славы.
Акция "Воспоминания ветеранов тыла".

https://vk.com/id475860912?w=wall475860912_531%2Fall
Воспоминания Ахметовой Сагиды Фаттахетдиновны, 08.10.1918 г.р.
(Отец - Ахметьянов Фатхетдин Ахметьянович, мать- Ахметьянова Файза Зиганшиновна).
Автор ничек сөйләгән, үзгәртмичә сезнең игътибарга тәкъдим итәм.
Мин 1918 нче елда тудым, Кучаш авылында. Туган йорт әлеге Матвеев Радион урынында.
1 нче сыйныфка укырга кергәч тә чирләдем. Авылда 4 еллык мәктәп иде. Кәримә исемле аксак апа укытучы булып эшләде. 3 ай бизгәк чире белән чирләгәнмен. Иптәшләрдән калгач укырга кермәдем. Алдагы елда тагын укый алмадым. шулай итеп 1 класс белемем дә юк. Абый Минталип елъярымга мәҗбүри эшкә эләкте. Икенче абый Галинур да карагай басуында сука сөргәндә ут төрткән өчен мәҗбүри эшкә эләкте. Алар өчен кап сугып бирдек, ашлык суктык, мин ат кудым. 14 яшькә чаклы кыш та, җәй дә эшләдем. Күпчелеге таборда яттык, "алты таяк"та. Авылдан 12 км, Ямъяды ягында. Салам кагып, ашлык чистарту эшендә дә эшләдем.
1938 нче елны өстерәп кияүгә алып киттеләр.Беренче кызым Фируза 3 айлык чагында үлде, икенчесе Әхмәтьясәви кызамыктан 8 айлык чагында үлде.
Ул вакытта без иртәдән кичкә чаклы бер көн дә калдырмый эшли идек. Ашлык җитешкәнче печән өстендә эшлибез, күбә җыябыз. Котдус Хәлимәсе белән (Юсупов Марсның зүрнәсе) чүмәләгә салабыз, аннан ат белән чүмәлә тарттырабыз. Бодайны ат машинасы белән чабалар: 1 кеше утыра, 1 кеше ат тота. Без көлтәгә бәйлибез.Эшләгән эш өчен көз көне 1-2 центнер ашлык бирәләр. 1 көн эштән калсаң, 5 көнне төшерәләр. Хезмәт көне җитмәсә ашлык бирмиләр.

 


Басуда бодайны, арышны бидрә белән куырып, шешә белән тактага салып тәгәрәтәбез, аннан суга салып ботка пешереп ашыйбыз.Бала тапкач 3-4 көн өйдә ятасың да, эшкә чыгасың. Ике баланы өстерәп амбар алдында эшләп йөрдем. Бер елны, шулай 1-2 соскы ашлыкны бала астына салып кайттым, берничә мәртәбә. Эләкләшеп, көз көне миңа ашлык бирмәделәр. Фоат бригадир иде. (Шәрәфетдин әтәсе)Ярый әле сыер бар, сепаратка салабыз, май, йомырка сатабыз. Кучаш авылына күрше авыллардан базарга киләләр (Актуган, Яшь, Семенкино, Көчекбай, Бустанай, Братовщина, Демидовка, Сосновка, Степановка). Алар кыяр, кәбестә үстерәләр, шуны саталар. Без бәрәңге генә үстерәбез.Мин бәләкәй чакта ул базар бар иде. Мәснәви туганда да (1941 нче елгы) базар бар иде. Аны Актуганда таптым, анда бала тудыра торган больница бар иде. Май башында базар бар иде әле, сугыш башлангач базар бетте. Әтисе Ахматнур Мәснәвигә 3 ай тулгач сугышка китте. Аннан базар Холмга күчте. Гильмуллин Вил инәсе Мөслимә апалар белән базарга җәяү йөрдек, аяк үрә йоклап йөриләр иде кешеләр. Иртәнге базарга төнлә китәсең, Куян авылын узгач, Холм кырындагы елга буенда халыклар җыелышып йоклыйлар иде.
Авыл халкы сатарга мөрҗә агы эшләде. Бустанай ягындагы таудан чыгарып, мичкә салып яндыралар, иләп киледә төяләр дә ямаяк белән 20 тиенгә саталар. 20 тиен ул вакытта күп акча иде.
Салам өяргә йөрдек. Ат белән тарттырганнан соң 2 кешегә 1 эскерт өябез, аны су үтмәскә ныклап тапайбыз. Кеше башына 9ар эскерт өябез.
Аннан соң туңдырганчы 5 сутый җирдән киндер йолкабыз, таган кебек утыртып куябыз, аны шабагач белән сугабыз. Колхоз киндер орлыгыннан май эшләтә, Братовщинада. Башта орлыгын сугасың, аннан суга батырасың, киндерен (сүсне) талкы белән талкыйсың. Колхоз мүк урынына килолап үлчәп алып җыя иде. Аңа чаклы колхозда 50 сутый бәрәңге алып сдавать итәсең, колхозның бәрәңге ямасына итеп. Бәләкәй чакта 2 абзый белән Степановка авылы кырына җиләккә йөри идек. Ул авыл карагай тавы өстендә, Татар Бикшик авылына табан иде. Чокырында завод, кортбакчалары бар, корт умарталары бигрәк күп иде.Урыс авылы. Бай авыл. Тирә ягында карагай. Әрәмәдән карагат җыеп Степановкага итеп сатып, он алалар, 1-2 кг, бәрәңге. Минем инәйләр дә йөрде. Урыска барып эшләп тә йөрделәр. Таң атканчы китәләр, төнлә кайталар. Урыска инәйләр пирәяз уралар (50 сутый).Кешегә тамак ялына җеп эрләдек: сүсен төясең, тәрәшлесен ясыйсың, эрләйсең, 20 тиенгә.Шул акчага киенәсең.Әтәйдән 7 яшьтә калдым. Аерым идек, колхозда түгел. 2 ат, 1 сыер, сарыклар бар иде. Атның берсен өй бетергәндә саттык. Колхозга мин үзем кереп кайттым, 2 ел соң кердек, Согъдә белән. Хөпетдинов дигән сельсовет председателе, актив булып Хәсәнҗан бичәсе киләләр дә чакыралар, киләләр дә чакыралар. Чакырудан җиләгәч бардык, яздылар да подпись куйдык. Аннан колхозга эшкә әйтә башладылар. Инәйләр тирги, колхозга кереп кайтканга.
Аерым чакта ашлыкны көз көне тутырып куйган идек. Сельсовет тарткан оннарны, солы ярмаларын алып чыгып китте. Колхозга бирергә нормасы бар иде, шул тулмаганга. Инәй тамакны туйдырырга урыска эшкә йөрде.
Сельсоветта Гәбеш дигән актив бар иде, ул шулай җыеп йөрде. Сабирова Рабиганың инәсе дә актив иде. Казанны пешерергә аскан җиреннән, самоварны кайнатканда җыеп чыгып киттеләр. Инәй Янаулга кич чыгып китте, йомырка, май сатарга, иртән акча белән кайтты. Шул алып чыгып киткән ястыкны, казанны, самоварны икенче көнне кирегә сатып алдык.
Сугыштан соң пар ат суктырып йөрдем. Атның хәле бетә, аларны кәпергә ял итергә җибәрәбез,үзем шомакай җыеп ашыйм, су эчәм.Үлгән атларны марилар алып китеп ашыйлар иде.Татарларның ашаганын белмим. Радик Матвеевның инәсе Махира белән төнлә урлаша да идек. Барабыз да көлтәне сызырабыз. Төнлә каравыл йөри. Без ай яктысында түш белән шуышып йөрибез, капчыкны да сүрәйбез. Басуда тотмагач өй кырында саклый башладылар.Гатия белән дә йөрдек, күрше хатыны. Аны комбайн диләр иде.Мине Нурлый тотты. 1-2 кг белән тотсалар төрмәгә утырталар иде. Мин ярты пот арыш белән эләктем. Сельсоветка алып китәм ди. 1 ярты литр аракы, 10 йомырка, 1 кг ит, 3 кг арыш өенә итеп бирдем. Гатия дә шуның чаклы. Бичәсе яхшы яулыклар бәйләп, матур күлмәк киеп йөри.

 

 Өйгә итле аш исләре чыккан. Безнең дә ашасы килә. Елый-елый кайттык.Өй буена кереп тә тикшереп йөрделәр. Махирадан соң безгә керделәр. Бәләкәй баланы тотып утырдым да, 5-6 кг борчакны аның күт астына салдым. Алар килә башласа баланың күтен чеметәм дә, бала елый. Сездән куркып елый, - дигән булам. Шуннан чыгып киттеләр.13 кабат семенага бардым: Казанцевага борчакка-1, Янаулга бодайга-12.Гел җәяү йөрдек, печтәрләп күтәреп ташыдык, пот та 10 казак. Бөтен халык Холмнан керосин ташыды, бәләкәй арба белән. Мин Настый инәсе белән йөрдем.Кичтән бәрәңге пешереп ашыйбыз, тозсыз. Кайтканда ашарга 1 йомырка алабыз. Ижболды тавында әрем белән күкәйне ботап эчеп кайтабыз. Сугыш вакытында да, сугыш беткәч тә ташыдык.
Кайткач тревога белән чыгабыз, мәктәп кырына. Раз, два га йөрибез, кечерткән арасына качырга өйрәтәләр. Бөтен хатын-кыз җыелабыз.Әлеге мәктәп урынында 2 зур агач мәктәп бар иде.
Басуга тагын семена, керосинны күтәреп ташыйбыз. Эшләргә хәл җитмәгәч, 1-2 мәртәбә качырга да туры килде.Сугыштан соң басу җитмәгәч, төп куптарып йөрдек. “Алты таяк” кырында бер башы, икенче башы завод кырында. Зур чикләвек агачлары, юан имәннәр үсәләр иде. Эшкә 7дән китәбез.
Хәзер яшәвенең рәхәтлеге...
Сәгидә әби 2015 нче елда вафат булды.

 

4. Акция "Воспоминания ветеранов тыла».

https://vk.com/id475860912?w=wall475860912_532%2Fall

 

(Информация было передано сообщением в одноклассниках.)
[04.02.2020 09:19] Лукман Гильметьянов:
Хайруллин Касыйм служил в полковой разведке. Несколько раз ходил в тыл к немцам за языком.Раз они несколько человек пошли в тыл к немцам, взяли «языка».Всех убило, кроме Касыйма и русского сержанта, тяжело раненного. Надо было на лодке переплыть какую - то большую реку. Он погрузил на лодку раненного сержанта, «языка»,и проплыл через реку. Их вплавь догнали два немца.Он веслом расправился с ними и доставил к своим пленного фашиста и раненного сержанта.За этот подвиг ему дали орден Красного Знамени, а сержанту дали Героя.
Что поделаешь, он татарин, по русски говорить почти не умеет, а сержант русский и отчитывается он.
[04.02.2020 09:35] Лукман Гильметьянов: Инесса.
Надо подумать о том чтобы все то, что ты написала доставить до молодежи.
Может выпустить брошюру и раздать по школам, может написать в газету, может отдать какому- нибудь писателю,чтобы он использовал в какой нибудь книге.
Газеты сейчас мало кто выписывает.Спасибо тебе за твою инициативу.Дай бог тебе здоровья.

 


Поделиться с друзьями:

Типы сооружений для обработки осадков: Септиками называются сооружения, в которых одновременно происходят осветление сточной жидкости...

Индивидуальные очистные сооружения: К классу индивидуальных очистных сооружений относят сооружения, пропускная способность которых...

Организация стока поверхностных вод: Наибольшее количество влаги на земном шаре испаряется с поверхности морей и океанов (88‰)...

Двойное оплодотворение у цветковых растений: Оплодотворение - это процесс слияния мужской и женской половых клеток с образованием зиготы...



© cyberpedia.su 2017-2024 - Не является автором материалов. Исключительное право сохранено за автором текста.
Если вы не хотите, чтобы данный материал был у нас на сайте, перейдите по ссылке: Нарушение авторских прав. Мы поможем в написании вашей работы!

0.013 с.