Из альбомов Кучашевской сельской библиотеки. — КиберПедия 

Таксономические единицы (категории) растений: Каждая система классификации состоит из определённых соподчиненных друг другу...

Эмиссия газов от очистных сооружений канализации: В последние годы внимание мирового сообщества сосредоточено на экологических проблемах...

Из альбомов Кучашевской сельской библиотеки.

2020-06-05 192
Из альбомов Кучашевской сельской библиотеки. 0.00 из 5.00 0 оценок
Заказать работу

https://vk.com/id475860912?w=wall475860912_553%2Fall


Сугыш фаҗигаларын онытырга мөмкин түгел. Ачы сугыш сөреме бер гаиләне дә читләтеп үтмәде. Бу сугышта 4 ел эчендә 27 млн кеше сугыш кырларында ятып калды. Сөекле улларын, яраткан ирләрен, әтиләрен югалткан аналарның, хатыннарның, балаларның кайгы-хәсрәте мәңге онытылмады, алар йөрәгендә сугыш калдырган яра мәңге төзәлмәде. Ләкин халкым Бөек Җиңүгә ышаныч белән яшәде. Озак көттергән ул Җиңү көне килде. Аны 1945 елның чәчәкле язы алып килде.

 

Фарида Шакирова

Расима апалар белэн курше тордык,тату тордык Аллагашокер. Хэзер Рамилэ яшэп ята яхшы гына молодец, менэ безнен гена йорт урыны буш тора кызганычка каршы.Рахмэт сезгэ, искэ тошердегез куршелэрне. Мэрхумнэргэ Дога кылыйк дуслар.

Динара Яхина

Спасибо, Инесса Апа! Нэнэйлэр Зурэтэйлэр всегда в памяти...

 

10. Акция "Воспоминания ветеранов тыла".Воспоминания Нигаматуллиной (Шайбаковой) Нафисы, Исламовой (Ширгазиной) Фатимы, Курбангалиевой Юзлиамал, Нуртдиновой(Гараевой) Шамгии.
Из альбомов Кучашевской сельской библиотеки.

(https://ok.ru/profile/580085099317/statuses/151170063095093)

(https://vk.com/id475860912?w=wall475860912_559%2Fall)
Шулай матур гына дөнья көтеп, без балалар, укып ятканда, дәһшәтле 1941 нче ел килә. Авыл хатыннары басуда утауда булса, ирләр урманда...
Күп кенә ирләрне сугышка алалар. Ирләр китә. Колхозның барлык эше авыл картларына һәм хатыннарга, үсмерләргә кала. Көн-төн эшкә йөри хатыннар: урман кисәләр, иген чәчәләр,

 

 

уралар, сугалар, чистартып озаталар. Ә үзләренә җан асрар өчен генә кашыклап алабута оны тараталар. Әлдә балалар ачтан үлми, җәен җиләк - җимеш белән туклансалар, язын черегән бәрәңге җыеп тамак ялгыйлар. Ә эшкә кем аягында басып тора ала, барысын да куалар.

 

 

Кучашевская Библиотека

Чтобы оформить "Стену Памяти" в библиотеке мне начали помогать финансово. Зульфия Шарафиева перевела 500 руб., Азат Курбангалиев перевел 1000 руб. Мы гордимся, что есть люди, которые любят свою малую родину. Спасибо.

Зульфия Гайнетдинова

Кучашевская, вам спасибо большое, Инесса апа! Здоровья вам и всех всех благ! Пусть ваш оптимизм и жизнелюбие никогда не гаснет! Я очень люблю Кучаш, это родная деревня моей дорогой мамы - Шагиевой Фигуны Ислвмовны! Нпша дорогая Инесса сейчас в Кучаше. Энием очень гордилась своей родиной, людьми, которые там живут. У нас очень много там родных. Хотим приехать на сабантуй, аллабирса,если получится. увидеться.
С любовью к вам Зульфия.

 

11. Акция "Воспоминания ветеранов тыла".
(Информацию передала Минуллина Элина сообщением ВК)

https://vk.com/id475860912?w=wall475860912_569%2Fall

(https://ok.ru/profile/580085099317/statuses/151208826459445)

(https://ok.ru/profile/580085099317/statuses/151184077444405)
Что мы знаем о войне? Мы ни разу не видевшие разрывов бомб, не слышавшие свиста пуль, никогда не голодавшие, не знавшие, что такое похоронка, безногий отец, в тридцать лет поседевшая мать. Что мы знаем о войне? На этот вопрос может ответить только тот, кто через нее прошел. Война - это большое потрясение для нашей страны, это большие потери, убытки, это чрезвычайный героизм русского народа. К сожалению, нам, молодому поколению, сложно прочувствовать всю трагедию тех дней, когда за каждый шаг по фронтовой дороге заплачено кровью. Трудно представить трудовые подвиги женщин, стариков и детей – наших сверстников, оставшихся в тылу, голод военных лет. Поэтому очень важно, что живы еще свидетели тех страшных лет, которые могут нам повествовать о том времени. Ведь без прошлого нет настоящего. Мне всегда была близка эта тема, потому, что это история моей семьи и моей страны.
Бабушка- Саюкова Минсурур Хасановна тоже познала все тяготы военного времени. В 14 лет она вместе с женщинами и подростками работала на поле, убирала урожай, помогала по дому. После школы они бежали не играть, а шли на работу помогать взрослым. Ведь каждый знал, что победа- это упорный труд в тылу вместе с героическими действиями на фронте. После войны бабушка пошла дояркой на ферму, где и проработала до пенсии. На работе все ее любили и уважали, потому что ее неутомимые сильные руки справлялись с любой работой. Умерла бабушка 29 января 2015 года. Но память о ней останется в сердцах односельчан вечно.
Имеет награды:
1. «20 лет Победы в ВОВ 1941-1945г.г.»
2. «25 лет Победы в ВОВ 1941-1945 г.г.»
3. «40 лет Победы в ВОВ 1941-1945 г.г.»
4. «За доблестный труд в ВОВ 1941-1945 г.г.» от 15 января 1996 года.
5..«Ветеран труда» от 6 октября 1990 года за долголетний добросовестный труд.
6. «50 лет Победы в ВОВ 1941-1945 г.г.»
7. «60 лет Победы в ВОВ 1941-1945 г.г.»
8. «65 лет Победы в ВОВ 1941-1945 г.г.».
9. Ветеран Великой Отечественной войны.
В этом году мы празднуем 75- летие со дня Великой Победы. 75 лет прошло, но в каждой семье помнят о тех, кто шел сам и вел других к Победе. Нельзя забывать прошлое своей страны. История этого не прощает. Давайте, люди, помнить об этих героических годах и передавать знания из поколения в поколение. И хочется закончить словами А. Твардовского:
«Прошла война, прошла страда,
Но боль взывает к людям:
Давайте, люди, никогда
Об этом не забудем.
Пусть память верную о ней
Хранят об этой муке,
И дети нынешних детей,
И наших внуков внуки…».
Из альбомов Кучашевской сельской библиотеки.

Ингель Гильмуллин

Хар вакыт якшы кинашлар гена биралар иде, урыннары ожмахта булсын

Ильзира Миннуллина

Гульшат Минуллина

Очень хорошие люди!

Сирина Шигабутдинова

Я вспомнила наши школьные годы.Училась я вместе с Язилей в одном классе.Мы любили ходи ть к ним после школы.Минсурур апа встречала нас с улыбкой,угощала пирогами. Очень хорошие были люди.Теперь остались теплые воспоминания о них

 

 


13. Акция "Воспоминания ветеранов тыла".

(https://ok.ru/profile/580085099317/statuses/151208837469493)
Бөтен ил халкы бер булып, дошманга каршы күтәрелде.
Авыл башына чыгып, хатыннар ирләрен, ваемсыз сабыйлар әтиләрен, яшь кызлар сөйгәннәрен фронтка озата. Берни аңламаган Сабыйлар сугышның нинди куркыныч икәнлеген белми шул әле.Тиздән, бик тиздән үзләренең ятим каласыннарын да, балачаклары буразна арасында үтәсеннәрен дә аңламый алар. Сугыш рәхимсез. “Әткәй, китмә!”- диеп елаган балалар инәлүен дә ишетми ул сугыш.

14.Акция "Воспоминания ветеранов тыла".
(Информацию передала Гарифуллина Рауфана)

https://vk.com/id475860912?w=wall475860912_584%2Fall

(https://ok.ru/profile/580085099317/statuses/151222511228213)
Арсланова Галима 1926 нчы елның 9 маенда Борай районы Ваныш Алпаут авылында туган. Гаиләдә 12 баладан ул берүзе генә исән калган. Мәктәптә укыганын сөйләгәнен ишеткәнем булмады. Әтәсе Арслангале ул тугач та үлгән. Инәсе Гөлрәйхан үлгәндә инәй аның янында йоклап яткан булган. Авыл кешеләре икесе дә үлгән дип кәфенлек ябып куйганнар. Инәй инәсенең суыгына өшеп уянып киткән. Ул вакытта аңа бары тик 9 яшь була. Ятим калган баланы Кәшифә апаның туганнары Ижевскига алып китәләр. Ваныш Алпаут авылында өйдә калган сыерны колхозга алып калалар, кайткач кирегә бирербез дип. Абзыйсы сугышка китә, ул Тамбов урманында барган сугышта һәлак була. Ижевскида инәй яшәгән йорт каршысында бер маржа яшәгән була. Ул инәйне тегү тегәргә өйрәтә. Башта ул аңа ак материалдан кофта кисеп кертә һәм кисәтә: “Кофта киярлек булгач кына эшеңне кабул итеп алам”,-дип. Инәй кофтаны материалы караеп беткәнче сүткән дә теккән, сүткән дә теккән. Шулай итеп киемнәр тегә башлаган. Җиткән кыз булгач инәйне авылда калган Нәгимә түтәсе чакырып кайтарган, ул вакытта ул бик нык чирләгән булган. Кайтканда инәй татарча сөйләшә дә белмәгән. Шулай Нәгимә түтәй белән озак кына гомер иткәннәр. Кучаш авылыннан Ситдикьян дигән кеше, безнең булачак әтиебез, инәйне күп мәртәбәләр сорап килгәч, инәй риза булган. Нәгимә түтәсе туй эшләп инәйне кияүгә биргән. Заманына карата инәйнең кияүгә чыгарлык барлык әйбере дә булган: бидрәсеннән алып сондыгына чаклы. Әлеге Нурлыгаянов Файзи бабай урынына килен булып төшкән. Ул вакытта бәләкәй Галимә әби, аның кызы Лиза апа, Фәйзи бабай белән Наилә апа, Нәфисә зүрнәй бергә яшәп ятканнар. Алты почмаклы йортның кечкенә ягын әтәй белән инәйгә биргәннәр. 1949 елны Фәнзия апа, 1951 нче елны Тәлгәть абый туган. Аннан әлеге урынга кечерткән чистартып яңа йорт салып чыкканнар. Инәй 9 балага тормыш бүләк иткән: Марат -1953, Рәмилә- 1955, Рәүфәнә- 1957, Фәнзилә-1959, Айрат-1961, Люзинә -1964, Зәбир-1968 нче елда туганнар.
Әтәй белән инәй гомер буе колхозда бозау караганнар. Инәй көненә 3 әр кеүәс эпи пешерә иде. Ферма төзегәндә стройкада эшләде, правлениеда техничка да булды.
Колхозда тырышып эшләп бер сумлап акча җыеп 1960 нчы елларда тегү машинасы сатып алды. Башта кул белән әйләндерә торган иде, аннан аяк белән әйләндерә торганга алыштырды. Ул теккән күлмәкләрне, камзул, сырма, чалбарларны кимәгән кеше юктыр тирә якта. Хәтта Ижевскига, Татарстанга чаклы посылка белән тегеп сала иде. Пенсияга чыккач та колхозда эшләп йөрде. Кием тегүен ташламады. Азаккы күлмәген Гөлчирә апага текте.
1978 елда “За долголетний добросовестный труд” “Ветеран труда” медале белән бүләкләнде.
1996 елда “За самоотверженный труд и безупречную воинскую службу в тылу ВОВ” “Тыл ветераны” исемен алды. Инәебез 2007 елда мәрхүм булды. Урыны ожмахта булсын.
Әтиебез Нурлыгаянов Ситдикьян Нурлыгаян улын 16 яше тулганчы сугышка алып киткәннәр. Ул 2 мәртәбә яраланган һәм 1944 нче елны Кучашка кайткан. Ул 1977 нче елны улде.
“За победу над Германией”, “20 лет Победы”, “30 лет Победы” медальләре белән бүләкләнгән.
Арсланова Галимә апаны "озын Галимә" дип йөртсәләр, ул килен булып төшкән йортта "Бәләкәй Галимә" яшәгән.
(Из альбомов Кучашевсой сельской библиотеки)
Кучаш авылында гомер буена фельдшер пунктында Гәлимә әби (1916 нчы елда туган) санитарка булып эшләгән. Авыл халкы аны "Бәләкәй Гәлимә әби" дип йөрткән. Ул "кендекәй әби" дә булган, уколын да казаган. Аның исән чагында сөйләп калдырган сүзләрен сезгә дә җиткерәсем килә.
"Безнең авыл урынында 12 км кара урман булган. 1 кеше урманны ярып кереп, әлеге авыл урынына өй салган. Бу якта 12 ел буена урман янган. Янгын туктагач бу кеше сазлыктан килеп кергән. Гәрә буе да янган, соңыдан карагатлыкка әйләнгән.Күпернең сул ягында башкортлар, икенче ягында типтәрләр урнашкан.

 

Җир бүлергә дип бер мулла килгән, күпергә чаклы барган, типтәрләр"җир кирәкми"- диеп мулланы кертмәгәннәр. Мулла бик ачуланган, "гел караңгылыкта яшәң"- дип киткән. Шуңа да Мира урамында яшәүчеләр, яшәве авыр, җайсыз диешәләр. Җирләре булмагач, алар Яңавыл районы Сибәдедән җир сатып алганнар, шуны эшкәрткәннәр. Шул урман агачыннан салынган өйләр: Исламов Ямил ихатасында Рәмзия апаныкы (2007 нче елда сүтелде), Шарислам бабайныкы (Арсланов Борис кырында), Хайбрахманныкы (Минуллина Сәлимә каршында, Әнгәм абый белән Рәүфәнә арасында). Без бу сүзләрне үзебезнең инәйләрдән, зүрнәйләрдән ишетеп беләбез.
Зират юлы белән шоссе почмагында мулла кабере сакланган. Ул җирдә, әлеге юлда зират урыны. Шул бер каберне генә саклап калганнар. Анда Файзырахман мулла малае Хаматнур мулла кабере. Юл төзегәндә бик күп кеше сөякләре чыккан."

 

14. Акция Воспоминания ветеранов тыла и участников ВОВ. (Воспоминания Шакировой Фариды - внучка)

(https://vk.com/id475860912?w=wall475860912_586%2Fall)

(https://ok.ru/profile/580085099317/statuses/151298646693173)
Кучаш авылында туып үскән һәм шунда гомер иткән Нурхаматов Аухат Нурхамәт улы һәм Нурхаматова Тәскирә Хабибрахман кызы турында язам.Минем зурәтием 1910 елда туган, мәдрәсәдә укып яшьтән үк белем алган, гарәпчә Корьәнне укый һәм безгә переводын сөйли иде. Зурнәй 1909 елны туган. Алар 1930 елларда өйләнешкәннәр һәм аларның 11 балалары туган. Бишесе сугышка хәтле туганнар. Исән булган балалары:Рафига-1930 нчы елгы,Рабига-1932 нче елгы,Рауза-1935 нче елгы,Файзылгаян-1937нче елгы,Юсуп-1940 нчы елгы,Юзлиамал-1948 нче елгы,Разия1949 нчы елгы,Рамзия - 1950 нче елгы,Маулитьян-1952 нче елгы.Бөек Ватан сугышына зурәти 1940 елның июнь айларында киткән. Зүрәни биш бала белән кала, бишенчесе Юсуп абыйның туганына әле 20 көн генә була.Менә шушы ачы сугыш елларында ачлыктан, ялангачлыктан саклап калган безне Зүрнәкәебез. Зур кызы Рафига апага иң авыры туры килгән, әле ул 8-9 яшьлек бала булуына карамастан бер рәттән зүрнәй белән көне - төне эшләгәннәр.Бөек Ватан сугышында зүрәтибез җәяүле гаскәр полкында Ватаныбызга хезмәт иткән. Ул тугыз кабат яралана, аның аяклары һәм куллары гел чокырлы идее, пуля кергән урыннары.Зүрәтинең сөйләүләре буенча, Сочи шәһәрендә булганын сөйләде, анда ничек кояш җылысында солдатларның аякларын сызлауга түзәлмичә җылытуы турында сөйләде. Днепр елгасында яраланган килеш суда агып киткәнен һәм аны иптәшләре табып коткарганнарын да искә төшерде. Сугыш беткәндә Венгрияда идек, шуннан җәяү кайттык күп көннәр,- диде.Ул авылга 1945 елда кайткан, ничектер Хайруллин Касыйм абый белән икесе кайтканнар, дип сөйли минем апалар.Медаль, орденнары да бар иде аларның, мин хәтерләмим исемнәрен генә.Сугыштан соң аларның дурт балалары туган.

 

 

Кадерле дуслар, авылдашлар! Хэзерге тормышның кадерен белик. Безнең өй авыл башында иде. Зүрәтибез мулла булды күп еллар, хәтерегездә дер әле күбегезнең.Бәхет телим һәммәгезгә.

Фарида Шакирова

Рахмэт сезгэ Инесса. Искэ калганнарны яздым, урыннары ожмахта булсын.

Азалия Харитонова

Фарида бик ЗУР рэхмэт сина.Синен исен дэ куп нэрсэлэр сакланган, афарин

Азалия Харитонова

Инесса сезгэ дэ бик ЗУР рэхмэт,.Бик зур куп эшлэр эшлисез, кнышлар сезгэ

Фарида Шакирова

Абыйдан, апалардан да сораштырдым, энэ киленебез Эльфия зурэтине 8-9ай жэяу кайтканнар Венгриядан дип эйтте эле буген. Алларыннан мал куып кайтканнар минага элэкмэс очен дип.

Фидан Нурхаматов

Фарида апа огромное спасибо Вам. Пусть Ваши добрые дела вернутся к Вам удачей, успехом и процветанием, и всегда в Вашей жизни будет здоровье, счастье и радость.

Фарида Шакирова

Спасибо огромное мой дорогой племянник за добрые слова. Очень приятно

15. Акция Воспоминания ветеранов тыла и участников ВОВ.
(Воспоминания Абдуллиной Гульназиры - племянницы, дочери).

https://vk.com/id475860912?w=wall475860912_596%2Fall
Бу дәһшәтле сугыш беркемне дә, бер йортны да урап үтми. Күпме кан, күпме күз яше, акты. Аналар улларын, хатыннар ирләрен югалттылар, балалар ятим калдылар.Ахметовлар гаиләсеннән дә ике абыйлары яуга китә. Ясави абыйлары һәлак була. Ахматнур абыйларына әйләнеп кайтырга насыйп була.
Ахметова (Саляхова) Хәлимә Султанәхмәт кызы 1924 нче елда Кучаш авылында туган. Сугыш вакытында тракторлар бригадасының учетчигы булып эшләгән. Свердловск якларында Татар Бикшик авылыннан Шамсунова Хөннә апа белән торф чыгарганнар. 1952-1959 нчы елларда правлениеда 12 авылның эш көннәрен исәпләп тора. 1960 нчы елда "счетовод по труду" һәм "кассир" булып эшли башлый. Пенсияга чыкканчы шунда эшли.2 нче группа инвалиды булса да өйдә утырмады, эшләп йөрде. Наградалары:
Медаль "За доблестный труд в ВОВ 1941-1945 г.г."
Юбилейные медали "20, 25, 30,40,50 лет Победы".

 


Ветеран труда. Ветеран тыла. Удостоверение ветерана ВОВ.
Саляхова Хәлимә 1995 нче елда вафат булды.
Ахметова Тәслимә Султанәхмәт кызы 1921 нче елда туган. Сугышка кадәр Свердловск якларында торфыда булып кайта. 1941 нче елның сентябрь аенда Красный Холмның МТС ында трактористлар курсын укып чыга. Алган удостоверениесы да сакланган. Красный Холмның МТС ында трактористка итеп эшкә калдыралар. Тәслимә апаның сөйләве буенча: "Зират артында төнлә җир сөрәм, ут юк, караңгы. Зират артына керергә курыктым да сөрми калдырдым. Шул урынга матур булып каеннар үсеп чыкты. Менә күрәсеңме, бу минем каеннарым",- дип әйтә иде әрәмәгә барган чакта. Андагы каеннарны "Тәслимә каеннары" дип йөртәләр иде. Хәзер онытылып бара инде.Шул каеннар арасына Юсупов Кутдус абый(Марсның зүрәтәсе) һәм Хайруллин Касыйм абыйның улы Фаил күмелде. Хәзер ул якка куймыйлар, авылга табан килә.
1948 нче елның август аенда аварияга очрап, Уфадан вертолет чакыртып Красный Холмнан Уфага больницага озаталар. Анда башы белән 1 ел ята. Кайткач колхозда чебешләр дә карый, весовщик булып та эшли, печән дә чаба, утауга да йөри. 1959 нчы елда авылда клуб мөдире булып Валеев Мазгар абый эшләде. Тәслимә апаны клубка җыештыручы итеп эшкә алды. Ул вакытта агач клуб иде, миченә ягып елытыла. Утын китереп аударалар, икебез аркылы пычкы белән кисәбез, ярабыз. Җәй көннәре минем каникулым аңа булышып уза иде. Тәслимә апа минем өчен икенче инәй булды дип әйтсәм дә ялгыш булмас. Ул мине үстерүдә ярдәм итте. Минем балаларга нәнәй булды. Үзенең балалары булмады.Без гаиләбез белән аңа бик рәхмәтлебез.
Наградалары:
Медаль "За доблестный труд в ВОВ 1941-1945 г.г."
Юбилейные медали "20,25, 30,40,50,60 лет Победы".
Ветеран труда. Ветеран тыла. Удостоверение ветерана ВОВ.
2005 нче елның октябрь аенда вафат булды.

 (https://ok.ru/profile/580085099317/statuses/151366889788725)
Гульназира апа үзенең истәлекләрен язып җибәргән иде инде. Шул язманы бик күп кеше укыды. "Шул заманада ук нишләп Тәслимә апаны вертолет белән больницага алып киттеләр микән?"-дигән сораулар килде. Менә шуңа җавап.
Ахметова Тәслимә апа 1948 нче елның август аенда Красный Холмның МТСында тракторы астында ремонтлаганда тракторы эшләп китә. Башындагы чәчен тиресе белән урап ала. Башында чәчләре калмый, сөякләре генә күренеп торган. Аны вертолет чакыртып Уфага алып китәләр. Чигә буендагы тиреләрен яхшылап шомартып куйганнар, шул урында гына чәчләре үсеп чыккан. Больницада ике ботыннан әзләп кенә тиресен кисеп алып (пересадка кожи) түбәсенә салганнар. Ит үргәнен көткәннәр. Төзәлгәч тагын шулаә дәвам иткәннәр. Шулаә 1 елга сузылган.Ике ботында бик күп яра эзләре бар иде. Башын беркемгә дә күрсәтмәде, кыенсына иде. Башы эзерәк бәрелсә, канап, кутырлап чыга иде.
Ахметова Хәлимә 1947 нче елда тормышка чыга. 1948 нче елда чирләп китә, әтәй инәйне 6 айлык авырлы килеш нәнәй белән зүрәтәйгә китереп куя. "2 атнадан килеп алырмын"- дип кайтып китә. Килми ул...Бу вакытта Тәслимә апа Уфада больницада яткан була. Тәслимә апа кайткач бишәү яшәдек.Нәнәй белән зүрәтәйне соңгы юлга озатучылар да алар булды. Без өчәү калдык. Мин буй җитеп Нефтекама якларына чыгып кимттем. Тормышка чыгып 3 балам туды.Иптәшем яхшы кеше булды, гел ярдәмләшеп торды. Аны үз малайлары кебек күрделәр. Инәкәй гел миңа әйтеп килде: "Әгәр бу доньядан миңа иртәрәк китергә туры килсә, апагызны ташламагыз, ярдәм итеп торыгыз, кайтып йөрегез, синнән башка аның якын кешесе юк". Шулай килеп тә чыкты. Атна саен үз балаларын көткән ана кебек көтеп алды. Өе җылы, ашарына пешкән булды. Соңгы юлга озатып, кадерләп җирләдек.
Альфир абый (апасының улы) белән Венера апага рәхмәтлемен. Без кайта алмаганда алар карадылар. Мунчасыннан, ашыннан калдырмадылар. Тәслимә апа үзе дә Альфир, Венера дип кенә торды. Бик зәр рәхмәт аларга. Әле дә мин үз апама кайткан кебек аларга кайтып йөримен. Венера апа да хәзер ялгызы калды. Әле дә үзенең туганнарыннан да якын күреп каршы ала. Рәхмәт аңа.

Трактор, на котором работала Ахметова Таслима.

 

Ахметовы Халима и Таслима.

17. Акция Воспоминания ветеранов тыла и участников ВОВ.
Воспоминания Вагазовой Блуды Х.(Үзгәртмичә языла)

(https://ok.ru/profile/580085099317/statuses/151311129859381)
Минем абыем Хамзин Яудәт 1926 нчы елның ноябрь аенда туган. Башта Кучаш мәктәбендә, аннан Актуганда укыган. Авылда колхозда эшләгән, көтү көткән. Яудәтне сугышка озатканда әти-әниләр сорап арыш көлтәсе алып кайтып, шуны сугып, кул тегермәне белән тартып көлчә пешереп ашатканнар. Юлга да шул көлчәне салып җибәргәннәр. Ул Белоруссия фронтында яраланып сазлыкта 3 тәүлек ятканнан соң аны эт таба. Бик күп канын югалткан була. Госпитальдә кан җитмәү сәбәпле аңа эт каны да җибәргәннәр. Ул үзе шулай дип сөйли иде. Яудәт Рокоссовский командованиесында була. Белоруссиядан соң ул Берлинга чаклы барып җитә.Немецларның квартираларына да керәләр. Немец хатыннары кулларын күтәреп каршы алалар, атмауларын үтенәләр. Ләкин приказ булгач аларга атарга да туры килә. Берлинда магазиннарга да кергәннәр. Бочка белән аракы, продуктылар күп булган. Ләкин абыйларга бер әйберне дә ашамаска, эчмәскә кушканнар, чөнки барысы да агуланган булган. Германиядан 2 посылкасы килгән. Посылка салырга рөхсәт иткәннәр. Анда костюм, бәләкәй эшләпә, ботинка, бер 3-4 метр материал барлыгын хәтерлибез. Аңа группа биреп кайтардылар, башында контузия иде. Кызып китә торган гадәте дә бар иде. Кайткач колхозда комбайнда, тракторда эшләде. Аскында механизаторлар курсын бетерде. Красный Холмда МТС та эшләде, ул вакытта директор булып Уразбахтин эшли иде. Мөслимә исемле ветеринар хатынга өйләнде. Аның 2 кызы бар: Алия-1956 нчы елгы,Светлана- 1957 нче елгы.Алар Кучашта тудылар. Мөслимә чирли башлагач аларны Уфадагы абзыйлары алып китте. Мөслимә күп тә тормый үлеп китте, балалары Уфада калды. Икенче мәртәбә Балтач районы Чурапан дигән авылдан Роза исемле хатынга өйләнде. Алар Свердловск шәһәрендә яшәделәр. Альфира, Ринат, Ильфат исемле балалары туды. Яудат 2009 елда үлде.
(Это документы отца. Календарь колхозника, 1938 год, а внутри Конституция).

Акция Воспоминания ветеранов тыла и участников ВОВ.
Воспоминания Вагазовой Блуды Х.(Үзгәртмичә языла)
Это документы Хамзина Казихана.

(https://ok.ru/profile/580085099317/statuses/151311683704117)
Казихан 1923 нче елда туган, 3 нче бала булып. Кучашта 1931 нче елда 7 класс тәмамлаган.1940 нчы елны Уфада железнодорожный техникумга укырга керде. Сугыш башлангач тимер юл техникумын машина төзелеше техникумы итеп үзгәртеп корганнар. Уку түләүле булган. Бер семестрга 75 сум түләгәннәр. (документларны карагыз). Казихан түләп укымаган, ул түләүдән азат ителгән. 1942 нче елны азаккы экзаменын биргәнче аны сугышка алып китәләр. Ул киткәч кенә Сталинның указы чыга, студентларны укып беткәч кенә сугышка алырга дигән. Казихан Жданов районы военкоматыннан сугышка алына.Аларны Ростовская областька җибәрәләр. Анда бик зур элеватор булган, бөтен илнең ашлыгы шул элеваторда сакланаган. Көчле сугыш булган, безнең солдатлар немецларны куып җибәргәннәр.Ләкин шул элеваторда немецлар качып калган булалар. Шуннан алар көтмәгәндә ут ачалар. Безгә моны очрашу вакытында Кушнаренко районының военкомы Гузеев сөйләгән иде. Абзый шулай геройларча үлеп кала. Сугыштан соң без аның үлгән җиренә бардык. Андагы колхоз председателе Алексей Олейник безгә шуны сөйләде.Сугыш бу урында бик көчле булган. Халык подвалда айлар буе яшеренеп яткан.Немецлар подвалга су җибәргәннәр. Алексейның хатыны кәбестә суы гына эчеп ятулары, су эчендә калып аяклары шешүе турында сөйләде.Без барганда иске сәмәннән салынган йортлар, күбесенең түбәләре тишек, снаряд төшеп шартлаган, ремонтлап өлгермәгәннәр иде. Документларын бидрәгә салып күмеп куюлары турында да сөйләделәр.Кешеләр күп үлгән. Немецларны кугач авыл халкы ат белән үле гәүдәләрне җыеп күмгәннәр. Безнең солдатларны йоласына туры китереп, немецларны йөзтүбән салып күмгәннәр.Без барганда солдатларның исемнәре язылган, чәчкәләр куелган иде.Яхшы каршы алдылар, музейларга бардык, кешеләр белән сөйләштек.Кайтканда Уфада баш военкомда булдык. Ул Жданов районыннан киткән барлык солдатларның да документлары юкка чыкканнын әйтте.

 

 

Акция Воспоминания ветеранов тыла и участников ВОВ.
Воспоминания Вагазовой Блуды Х.(Үзгәртмичә языла)

(https://ok.ru/profile/580085099317/statuses/151311706510645)
Халик 2 нче бала булып 1921 нче елда туа. Кучашта 4 класс укыгач Краснокама районы Каенлык мәктәбенә укырга бара. Авылда колхозда эшләгән. 22 нче апрель көнне әтәй аны армияга киткәндә Янаулга чаклы озатып барган. Кайтканда бөтен җирне су баскан була. Берничә айдан сугыш башланган. Ул сугышка кереп киткән.(Халикның Казиханга язган хатын карагыз)."Безнең артка борылып карарга да вакытыбыз юк, аякүрә йоклыйбыз"- дигән хаты килгән. Аның кайда күмелгәнен дә белмибез. Китапларда 1942 нче елда югалган дип язылган.
Сугыштан соң Хайбуллин Казихан белән Сталинград сугышында очрашуы турында әйтте. Абзый нигәдер аның белән сөйләшеп торасы килмәгән, 1-2 җөмлә генә әйткән дә, аерылышканнар.

17. Акция "Воспоминания ветеранов тыла и участников ВОВ".
Воспоминания Хаматьяровой Асии, Гариповой Ралины.(Үзгәртмичә языла)

(https://ok.ru/profile/580085099317/statuses/151341319148853)
Хаматьярова Асия апаның үз әтисе Зарипов Хаматнур Герман сугышында 8 ел буе йөргән. Соң гына өйләнгән. Кызыльяр авылында хәрби үзәк булган, шунда озак еллар солдатларны өйрәткән. Шунда ук Асия апаның инәсе Кафия белән очрашканнар һәм Кучаш авылына кайтып яши башлаганнар. Балалары туган да үлгән, туган да үлгән. Бер Асия апа гына исән калган.9 айлык чагында әтәсе Хаматнур йөрәк чире белән үлеп киткән. Соңыдан Кафия Хаматнурның энесе Гарипов Мансурга кияүгә чыккан.Бер малайлары туган, ул да үлгән.Гарипов Мансур - Асия апаның үгәй әтәсе, ул ятим үскән. Мансур фин сугышында катнашкан. Ул гомер буе хәрби хезмәттә булган, авылга ялга кайтып йөргән. Сугыш башланганда авылда булган, аны чакыртып алганнар. Авылдан сугышка китүчеләр исемлегендә юк, чөнки ул гел хәрби хезмәттә булган.1948 нче елны март аенда Кучаш авылында үлгән. Асия апаның инәсе Гарипова Кафия ападан 5-6 яшькә бәләкәй булган. Мансур сугышка киткәндә авылның бердәнбер "полуторка" машинасын алып киткән, военкомат приказы буенча. Хатыны Кафия басуда эштә калган. Аның кайтканын да көтеп тора алмаган.
Гарипов Сәгытьнең әтисе Хаматьяров Сахибьян 1926 нчы елда туган.Ул Дальний Востокта резерв полкта булган, Бөек Ватан сугышында катнашмаган. Безнең авылдан Валиев Мухарам, Шарифьянов Раис белән бергә булганнар. Чирлләү сәбәпле 1945 нче елда авылга кайткан.

 

 

Эта фотография сделана для газеты «Правда».

 

19. Акция "Воспоминания ветеранов тыла и участников ВОВ".
Воспоминания Амировой Рафили.(Үзгәртмичә языла)

(https://ok.ru/profile/580085099317/statuses/151341969265973)
Безнең әткәебез Хамазия 1931 нче елның 1 июлендә Татар Бикшык авылында гаиләдә дүртенче бала булып туган. Әнисе Гайниямал Кучаш авылы кызы булган,18 яшендә безнең әткәебезгә кияүгә чыккан, ә аңа 40 яшь булган. Зур әткәебезнең беренче хатыны 12 ел яшәгәннән соң вафат булган. Әткәебезнең өч апасы һәм гаиләнең терәге - ул булып калган, чөнки әтисе бик иртә үлә.
Дәһшәтле сугыш елларында бөтен эш хатын-кызга, балаларга төшә. Безнең әткәебезне дә бу авырлыклар урап үтми.1941 нче елның 22 июнь иртәсендә авылда булган бар халык басуда эштә була. Авылның бригадиры 10 яшьлек әткәйне атка атландырып басуга сугыш башланганын әйтергә җибәрә. Барып җитеп бар халыкка әйтә.
-Башта кешеләр бер- берсенә карашып тордылар, аннары кочаклашып җылаша башладылар,-дип сөйли иде. Шуннан ирләр берәм-берәм сугышка алынганнар.
Сугыш вакытында безнең әткәй бар эшләрне дә эшләгән- җир сөргән, иген иккән, печән чапкан. Безнең нәнәй сөйли иде: бер көнне Хамазия көне буе өйдә булмады, кич кенә кайтты да, качып басып тора,-ди.Кайда булдың?- дигәч, "Мин җир сөрдем,"- дип җавап биргән. Сугыштан соң әткәебез ат караган, тракторда эшләгән.1960 нчы елның сентябрендә әниебез Азалия Мулланур кызы белән өйләнешкәннәр.Яхшы мул тормышта дүрт кыз, бер малай үстергәннәр.Тракторда суткалар буе әткәй эшли, җир сөрә иде.Җәй вакытларында төнлә әткәйгә ашарга илтә идек.Әткәебез бик тырыш, уңган булган. Әнкәй белән яңа өй салып чыкканнар.Биш балага белем биргәннәр, сандыклар тутырып 5 туй ясап балаларын башлы-күзле иттеләр, укыттылр. Уллары Эльвир Мурманск каласында су асты кәмәсендә хезмәт итеп кайтты. Ике кызы Финә белән Ира хисапчы, ә икесе Венера белән Рәфилә укытучы һөнәренә ия булдылар.Ә көтеп алган уллары аварияда үлә.
Әткәй безгә әйтә иде: "Мин нык чакта укыгыз, һөнәр алыгыз, соңыннан әткәй укытмадың дип әйтмәгез. Ә укып диплом алгач, эшегезне җиренә җиткезеп эшләгез, тикшерүчеләр килгәч куркып торырлык булмасын",-дия иде.Соңгы елларда ул фермада эшләде, аның мактау грамоталары бик күп, семинарларда катнаша иде. Соңгы тапкыр Олы Кәчәк авылында үткән семинарда әткәй аш сервизы, әнкәй чәй сервизы белән бүләкләнгәне хәтердә калган.Әткәйне гәзитләрдә дә мактап язалар иде. Без әткәйнең дүрт кызы аның белән горурланабыз. Бүгенге көндә барыбызның да үз гаиләсе бар. Иң олы кызы- Идрисова Ираида Нефтекама каласында Искож фабрикасында 30 ел эшл


Поделиться с друзьями:

Поперечные профили набережных и береговой полосы: На городских территориях берегоукрепление проектируют с учетом технических и экономических требований, но особое значение придают эстетическим...

Наброски и зарисовки растений, плодов, цветов: Освоить конструктивное построение структуры дерева через зарисовки отдельных деревьев, группы деревьев...

Эмиссия газов от очистных сооружений канализации: В последние годы внимание мирового сообщества сосредоточено на экологических проблемах...

Двойное оплодотворение у цветковых растений: Оплодотворение - это процесс слияния мужской и женской половых клеток с образованием зиготы...



© cyberpedia.su 2017-2024 - Не является автором материалов. Исключительное право сохранено за автором текста.
Если вы не хотите, чтобы данный материал был у нас на сайте, перейдите по ссылке: Нарушение авторских прав. Мы поможем в написании вашей работы!

0.077 с.