А эта информация из архива Кучашевской сельской библиотеки. — КиберПедия 

Наброски и зарисовки растений, плодов, цветов: Освоить конструктивное построение структуры дерева через зарисовки отдельных деревьев, группы деревьев...

Таксономические единицы (категории) растений: Каждая система классификации состоит из определённых соподчиненных друг другу...

А эта информация из архива Кучашевской сельской библиотеки.

2020-06-05 148
А эта информация из архива Кучашевской сельской библиотеки. 0.00 из 5.00 0 оценок
Заказать работу

 

 

JPG38 КБ

 

5.Акция "Воспоминания ветеранов тыла".
Из альбомов Кучашевской сельской библиотеки. Воспоминания Музиповой Дании
.

https://vk.com/id475860912?w=wall475860912_538%2Fall
"Минем төп йорт Мәгән урамы артында иде.(Әлеге Заречная урамы) Әти Хажипов Ялалетдин, әни-Банат. Мәктәп бер өйдә иде, 4 класс. Соңыдан Киебактан алып кайтып салдылар. Укытучы хатын-кыз иде, татар хәрефләре белән укыдык. Класста төрле яшьтәге бабалар укыды.Колхозга безнең гаилә 1932 нче елны керде. Үз малыбыз белән: сыер, сарыклар һәм ат бар иде.
Шараф бабаң белән өйләнешкәч сугыш чыкты. Ул 7 ел йөреп кайтты. Киткәндә 7 айлык малай калды, ул кайтканда укырга кергән иде.
Шараф бабаң кайткан көнне бик арып эштән кайтып яткан идем. Быянам Мәскүрә табак-савыт җыештырып йөри, малай өйдә юк иде.Төнлә җәяү кайтып керде. Шатлыктан малайны күтәреп алып кайттым. Пленда да булган. Икенче көнне үк колхозга эшкә чыкты.
Әйе, сугыш еллары бик авыр булды. Кешеләр фронтта гына түгел, тылда да кырылды. Алар ачлыктан, суыктан интектеләр. Солдат хатыннары, басудагы авыр хезмәттән соң, кич утырып, сугышчылар өчен җылы оекбаш һәм бияләйләр бәйлиләр, бераз гына булса да сугышчыларның хәлен җиңеләйтергә, фронтка җибәргән гади генә бүләкләре белән Җиңү көнен якынайтырга телиләр, бетмәс-төкәнмәс салымнарны да түләп баралар. Тылдагыларның иң авыр шартларда җитештергән ашлыклары фронт өчен бүләкнең иң олысы исәпләнә.

6.Акция "Воспоминания ветеранов тыла".
Из альбомов Кучашевской сельской библиотеки. Воспоминания Янгировой Махиры.
https://vk.com/id475860912?w=wall475860912_539%2Fall


Чабатадан, тездән суга батып,
Язгы чәчү җитәр алдыннан
Чыгып киткән икән симәнәгә
Хатын-кызлар безнең авылдан.
Сыерлары юлда ятып калган
Җилкәләргә күчкән симәнә.
Бу турыда бүген сөйләгәндә

 

Әнкәй һаман елап җибәрә.
Кырык, илле чакрым язгы суда-
Кайталмасаң, илең ач кала.

 

 

Хатыннарда тик бер генә хәсрәт-
Һәр йорт саен көтә ач бала.
Әтиләрнең сугышып йөргән чагы,
Безнең яңа туган ел булган.
Капчык аскан егермеләп хатын
Басуларга кайтып егылган.
Орлык кайткан безгә гомер булып,
Без ни бирдек икән кайгырып?
...Әниләрнең әле яшәр чагы,
Китәләр шул иртә картаеп.

 

7. Акция "Воспоминания ветеранов тыла".Воспоминания Рашиды апа.
https://vk.com/id475860912?w=wall475860912_540%2Fall


Шунысы кызганыч, сугышның дәһшәтлелеген, ачлык- ялангачлык, ятмилек турында хәзер күп яшьләр белмиләр. Украинада мәктәп укучылары арасында сугышның кайчан башлануы, ул сугышның нинди сугыш булуы турында сорау (опрос) үткәрәләр. Нибары 20 процент укучы гына дөрес җавап биргән. Сугыш җәберләрен үз җилкәсендә иң күп татыган Украинада бит ул!
Икенче мисал. Бер балага әнисе сугыш вакытындагы авырлыклар, ачлык, ашарга бер телем икмәк булмавы, алабута ипие ашаулары турында сөйли. Шулчак баласы: "Нишләп кибеттән прәннек булса да алып кайтып ашап тормадыгыз соң, ипи югында ярап тора бит ул", - дип куймасынмы? Без үткәндәге сугыш афәтләрен онытырга тиеш түгел, хакыбыз юк!

 


Гульшат Минуллина

Легендарная бабушка! К ней даже мои коллеги приезжали, случайно в разговорах выяснила)

Сирина Шигабутдинова

Желаем ей здоровья крепкого

 

 

8. Акция "Воспоминания ветеранов тыла".Воспоминания Хасановой Рафигы.


Поделиться с друзьями:

Таксономические единицы (категории) растений: Каждая система классификации состоит из определённых соподчиненных друг другу...

История создания датчика движения: Первый прибор для обнаружения движения был изобретен немецким физиком Генрихом Герцем...

Кормораздатчик мобильный электрифицированный: схема и процесс работы устройства...

Индивидуальные очистные сооружения: К классу индивидуальных очистных сооружений относят сооружения, пропускная способность которых...



© cyberpedia.su 2017-2024 - Не является автором материалов. Исключительное право сохранено за автором текста.
Если вы не хотите, чтобы данный материал был у нас на сайте, перейдите по ссылке: Нарушение авторских прав. Мы поможем в написании вашей работы!

0.007 с.