Ачуланганда укый торган дога. — КиберПедия 

Организация стока поверхностных вод: Наибольшее количество влаги на земном шаре испаряется с поверхности морей и океанов (88‰)...

Типы сооружений для обработки осадков: Септиками называются сооружения, в которых одновременно происходят осветление сточной жидкости...

Ачуланганда укый торган дога.

2018-01-14 1068
Ачуланганда укый торган дога. 0.00 из 5.00 0 оценок
Заказать работу

 

Кеше көндәлек тормышта төрле сәбәпләр арка­сында кәефсезләнер, кызып китәр, ачуы чыгар. Бу халәте кешегә эштә дә комачау итәр. Мондый вакытта түбәндәге дога укылыр:

 

اللهم اغفر لي ذنبي واذهب غيظ قلبي وأجرني من الشيطان الرجيم

"Әллааһүммәгъфир лии зәнбии вә әзһиб гайза кальбии вә әҗирнии минәш-шәйтаанир-раҗиим."

(Аллаһым, гөнаһларымны мәгъфирәт кыл, йөрәгемнең ачуын бетер һәм мине шайтанның явызлыгыннан сакла.)

Әгәр ачуы узмаса, мөмкинчелек булса, тәһарәт алып, ике рәкәгать намаз укырга һәм Инширах сүрәсен укырга кирәк. Югарыда китерелгән доганы да кабатларга мөмкин.

55. Хезмәт хакларын һәм тиешлесен алганда укыла торган дога.

 

Хезмәт хакының бәрәкәтле, дәүләтнең имин булуы өчен, акчаны кулга алганчы дога кылу изге эшләрдән санала.

 

الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ وَالصَّلَاةُ وَالسَّلَامُ عَلَى رَسُولِنَا مُحَمَّدٍ وَآلِهِ أَجْمَعِينَ.

اللَّهُمَّ ارْزُقْنَا رِزْقًا حَلَالًا طَيِّبًا. وَاسْتَجِبْ دُعَاءَنَا يَا رَبَّ الْعَالَمِينَ. اللَّهُمَّ إِنَّا نَعُوذُ

بِكَ مِنَ الْفَقْرِ وَالدَّيْنِ رَبَّنآ ءَاتِنَا فِى الدُّنْيَا حَسَنَةً وَفِى الْأَخِرَةِ حَسَنَةً وَقِنَا عَذَابَ النَّارِ

"Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү галәә расүүлинәә мүхәммәдин вә әәлиһии әҗмәгыйин. Әллааһүмәрзүкънәә ризкан хәләәлән таййибә. Вәстәҗиб дүгаа-әнәә йәә раббәл-гааләмиин. Әллааһүммә иннәә нәгуузү бикә минәл-фәкъри вәд-дәйни, раббәнәә әәтинәә фид-дүньйәә хәсәнәтәүв-вә фил-әәхыйрати хәсәнәтәүв-вә кыйнәә газәәбән-нәәр."

Үз телебездә шулай дип тә дога кылып була:

"Аллаһым! Исәнлек эчендә тагын бер ай уздырдык. Шөкерләр булсын. Безләргә пакь һәм хәләл ризыклар бир. Хезмәт хакларыбызны яхшы һәм хәерле җирләргә сарыф итүне насыйп ит. Акчабыз белән безне начар юлларга бастырма. Ибраһим пәйгамбәргә биргән бәрәкәт кебек безгә дә бир, йә Рабби! Дәүләтебезне һәм милләтебезне һәрвакыт яхшы эшләргә юнәлт, Догаларыбызны кабул кыл, Аллаһым!"

56. Түрәләр янына барганда укыла торган дога.

 

Мөрәҗәгать яки гариза белән түрә каршына барганда биш я җиде мәртәбә "Аятел-Көрси" укыл­ганнан соң шушы дога укылыр:

 

لَآ إِلَهَ إِلَّا اللهُ الْحَلِيمُ الْحَكِيمُ. سُبْحَانَ رَبِّ السَّمَوَاتِ السَّبْعِ

وَرَبِّ الْعَرْشِ الْعَظِيمِ. لَآ إِلَهَ إِلَّآ أَنْتَ. عَزَّ جَارُكَ وَجَلَّ ثَنَاؤُكَ.

"Ләә иләәһә илләллааһүл-хәлиимүл-хәкиим. Сүбхәәнә раббис-сәмәәвәәтис-сәбгый вә раббил-гаршил-газыйим. Ләә иләәһә илләә әнтә газзә җәәрукә вә җәллә сәнәә-үк".

(Хәлим вә Хәким булган Аллаһыдан башка илаһ юк. Җиде күкнең һәм бөек тәхетнең иясе — Раббымны тәсбих итәмен. Синнән башка илаһ юк. Ялварулар һәм мактаулар Сиңадыр.)

57. Судьяларның мөһим карарлар кабул иткәнче укый торган догасы.

 

Һәр милләтнең гаделлекне саклый торган хакимнәре бар. Аларга түбәндәгечә дога кылырга тәкъдим ителә:

 

الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ وَالصَّلَاةُ وَالسَّلَامُ عَلَى رَسُولِنَا مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِهِ وَصَحْبِهِ أَجْمَعِينَ. أَعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ. إِنَّ اللَّهَ يَأْمُرُكُمْ أَنْ تُؤَدُّوا الْأَمَانَاتِ إِلَى أَهْلِهَا وَإِذَا حَكَمْتُمْ بَيْنَ النَّاسِ أَنْ تَحْكُمُوا بِالْعَدْلِ إِنَّ اللَّهَ نِعِمَّا يَعِظُكُمْ بِهِ إِنَّ اللَّهَ كَانَ سَمِيعًا بَصِيرًا. رَبَّنَا عَلَيْكَ تَوَكَّلْنَا وَإِلَيْكَ أَنَبْنَا وَإِلَيْكَ الْمَصِيرُ. رَبَّنَا لَا تَجْعَلْنَا مَعَ الْقَوْمِ الظَّالِمِينَ. عَلَى اللَّهِ تَوَكَّلْنَا رَبَّنَا افْتَحْ بَيْنَنَا وَبَيْنَ قَوْمِنَا بِالْحَقِّ وَأَنْتَ خَيْرُ الْفَاتِحِينَ. رَبِّ احْكُمْ ‎بِالْحَقِّ وَرَبُّنَا الرَّحْمَانُ الْمُسْتَعَانُ عَلَى مَا تَصِفُونَ. رَبَّنَا آتِنَا فِي الدُّنْيَا حَسَنَةً وَفِي الْآخِرَةِ حَسَنَةً وَقِنَا عَذَابَ النَّارِ.

"Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү галәә расүүлинәә мүхәммәдин вә галәә әәлиһии вә сахибиһии әҗмәгыйин. Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Иннәллааһә йәэмүрукүм әң тү-әддүл-әмәәнәәти иләә әһлиһәә вә изәә хәкәмтүм бәйнәннәәси әң тәхкүмүү бил-гадел. Иннәллааһә нигыйммә йәгыйзукүм биһ. Иннәллааһә кәәнә сәмиигам-бәсыйираа. Раббәнәә галәйкә тәвәккәлнәә вә иләйкә әнәбнәә вә иләйкәл-мәсыйир. Раббәнәә ләә тәҗгальнәә мәгаль-каумиз-заалимиин. Вә галәллааһи тәвәккәлнәә. Раббәнәфтәх бәйнәнәә вә бәйнә кауминәә бил-хаккый вә әңтә хайруль-фәәтихиин. Раббихкүм бил-хәккый вә раббүнәр-рахмәәнүл-мүстәгаанү галәә мәә тәсыйфүүн. Раббәнәә әәтинәә фид-дүньйәә хәсәнәтәүв-вә фил-әәхыйрати хәсәнәтәүв-вә кыйнәә газәәбән-нәәр. Бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раахимиин."

(Аллаһым, авыр бер җаваплылык алдым. Кем хаклы, кем хаксыз; төгәл итеп белә алмыйм. Син бөтен нәрсәне беләсең. Мине хактан һәм гаделлектән аерма. Раббым, күңелемә дөреслекне, күземә хакыйкатьне күрә торган көч һәм куәт бир. Мин бер көчсез кол. Дәгъвасын матур итеп аңлатканны хаклы дип санавым мөмкин. Мине гаделлектән һәм хактан аерма. Мине җәһәннәм газабыннан сакла. Аллаһым, миңа хаклыны хаклы, гаеплене гаепле буларак күрсәт. Раббым, мине гаделлектән аерып, инсаннарга золым китерүдән сакла. Аллаһым, Гадел һәм Мүкъситъ исемең белән кальбемә гаделлек нурын кабыз. Гаделлек мине һәм инсаннарны хозурлыкка, бәхеткә ка­выштырсын, Аллаһым!)

58. Хөкем ителгәннәрнең догасы.

 

Инсанның башына көтелмәгән фәлакәтләр, күңелсез хәлләр төшәргә мөмкин. Кайбер кеше хаклымы, хаксызмы — төрмәгә дә эләгә. Гаебе булганнар, тәүбә итеп, Аллаһыдан гафу үтенергә тиеш. Аңа хәтле, дини тормыш белән яшәгән булса яки, киресенчә, бөтенләй иманы булмаса да, бу эшләрнең кирәген аңлап, дини вазифаларын үти башларга кирәк. Гаепсез төрмәгә эләккәннәр бу эшнең илаһи тәкъдир булуын хәтердән чыгармаска тиешләр.

Хөкем ителгәннәр Аллаһы Тәгаләнең, бер сәбәп яратып, аларны коткаруы өчен догада булырга тиешләр.

Ястү намазыннан соң яки иртәнге намаздан элек һәм соң, түбәндәге догалар укылса, кабул булыр дип өмет ителә.

Җиде мәртәбә "Аятел-Көрси", "Ләү әңзәлнәә", аннан соң "Әсмәә-үл-Хүснәә" укылыр. Соңыннан шулай дәвам ителер:

 

رَبِّ إِنِّى ظَلَمْتُ نَفْسِى ظُلْمًا كَثِيرًا لَآ إِلَهَ إِلَّآ أَنْتَ سُبْحَانَكَ إِنِّى كُنْتُ مِنَ الظَّالِمِينَ. رَبِّ إِنِّي لِمَا أَنزَلْتَ إِلَيَّ مِنْ خَيْرٍ فَقِيرٌ. عَلَى اللَّهِ تَوَكَّلْنَا رَبَّنَا افْتَحْ بَيْنَنَا وَبَيْنَ قَوْمِنَا بِالْحَقِّ وَأَنْتَ خَيْرُ الْفَاتِحِينَ. أَنْتَ وَلِيُّنَا فَاغْفِرْ لَنَا وَارْحَمْنَا وَأَنْتَ خَيْرُ الْغَافِرِينَ. وَاكْتُبْ لَنَا فِي هَذِهِ الدُّنْيَا حَسَنَةً وَفِي الْآخِرَةِ إِنَّا هُدْنَا إِلَيْكَ. رَبِّ السِّجْنُ أَحَبُّ إِلَيَّ مِمَّا يَدْعُونَنِي إِلَيْهِ وَإِلاَّ تَصْرِفْ عَنِّي كَيْدَهُنَّ أَصْبُ إِلَيْهِنَّ وَأَكُنْ مِنَ الْجَاهِلِينَ. رَبِّ انْصُرْنِي عَلَى الْقَوْمِ الْمُفْسِدِينَ. رَبَّنَا عَلَيْكَ تَوَكَّلْنَا وَإِلَيْكَ أَنَبْنَا وَإِلَيْكَ الْمَصِيرُ. رَبِّ نَجِّنِي وَأُهْلِي مِمَّا يَعْمَلُونَ.

يَا اللهُ يَا فَتَّاحُ افْتَحْ لَنَا خَيْرَ الْبَابِ بِحَقِّ إِنَّآ فَتَحْنَا لَكَ فَتْحًا مُبِينًا. يَا عَدْلُ وَانْصُرْنَا عَلَى الْقَوْمِ الْمُفْسِدِينَ. يَا مُونِسَ الْمُسْتَوْحِشِينَ وَيَا أَنِيسَ الْمُنْفَرِدِينَ وَيَا ظَهِيرَ الْمُنْقَطِعِينَ وَيَا قُوَّةَ الْمُسْتَضْعَفِينَ. وَيَا نَاصِرَ الْمَظْلُومِينَ. رَبَّنَا تَقَبَّلْ مِنَّآ إِنَّكَ أَنْتَ السَّمِيعُ الْعَلِيمُ لَا حَوْلَ وَلَا قُوَّةَ إِلَّا بِاللهِ الْعَلِيِّ الْعَظِيمِ بِرَحْمَتِكَ يَا أَرْحَمَ الرَّاحِمِينَ.

"Рабби иннии заләмтү нәфсии зульмән кәсииран ләә иләәһә илләә әнтә сүбхәәнәкә иннии күңтү минәз-заалимиин. Рабби иннии фиимәә әңзәлтә иләййә мин хайриң фәкыйир. Галәллааһи тәвәккәлнәә раббәнәфтәх бәйнәнәә вә бәйнә кауминәә бил-хәккый вә әңтә хайруль-фәәтихиин. Әңтә вәлиййүнәә фәгъфир ләнәә вәрхәмнәә вә әңтә хайруль-гаафириин. Вәктүб ләнәә фии һәәзиһид-дүньйәә хәсәнәтәүв- вә фил әәхыйрати иннәә һүднәә иләйик. Раббис-сиҗнү әхәббү иләййә миммәә йәдгуунәнии иләйһи вә илләә тәсъриф ганнии кәйдәһүннә әсбү иләйһиннә вә әкүм-минәл-җәәһилиин. Раббиңсурнии галәл-каумил-мүфсидиин. Раббәнәә галәйкә тәвәккәлнәә вә иләйкә әнәбнәә вә иләйкәл-мәсыйир. Рабби нәҗҗинии вә әһлии миммәә йәгъмәлүүн.

"Йәә Әллааһү йәә Фәттәәхү ифтәх ләнәә хайраль-бәәби бихәккыйн. Иннәә фәтәхнәә ләкә фәтхәм-мүбиинәә. Йәә гадлү вәнсурнәә галәл-каумил-мүфсидиин. Йәә мүүнисәл-мүстәүхишиин. Вә йәә әниисәл-мүнфәридиин. Вә йәә заһиираль-мүнкатыйгыйин вә йәә куввәтәл-мүстәдъгафиин. Вә йәә нәәсыйраль-мәзълүмиин. Раббәнәә тәкаббәл миннәә иннәкә әнтәс-сәмиигуль-галиим. Ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-газыйим. Бирахмәтикә йәә әрхәмәр-раахиимиин."

Моннан сон, үзе теләгән догалар укылыр.

 

59. Сугышка киткәндә укыла торган дога:

الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ وَالصَّلَاةُ وَالسَّلَامُ عَلَى رَسُولِنَا مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِهِ وَصَحْبِهِ أَجْمَعِينَ. أَعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ. بِاِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَانِ الرَّحِيمِ. الم. غُلِبَتْ الرُّومُ. فِي أَدْنَى الْأَرْضِ وَهُمْ مِنْ بَعْدِ غَلَبِهِمْ سَيَغْلِبُونَ. فِي بِضْعِ سِنِينَ لِلَّهِ الْأَمْرُ مِنْ قَبْلُ وَمِنْ بَعْدُ وَيَوْمَئِذٍ يَفْرَحُ الْمُؤْمِنُونَ. بِنَصْرِ اللَّهِ يَنصُرُ مَنْ يَشَاءُ وَهُوَ الْعَزِيزُ الرَّحِيمُ. وَعْدَ اللَّهِ لَا يُخْلِفُ اللَّهُ وَعْدَهُ وَلَكِنَّ أَكْثَرَ النَّاسِ لَا يَعْلَمُونَ. انفِرُوا خِفَافًا وَثِقَالًا وَجَاهِدُوا بِأَمْوَالِكُمْ وَأَنفُسِكُمْ فِي سَبِيلِ اللَّهِ ذَلِكُمْ خَيْرٌ لَكُمْ إِنْ كُنتُمْ تَعْلَمُونَ. اللَّهُمَّ أَنْتَ عَضُدِى وَظَهِيرِى بِكَ أَحُولُ وَبِكَ أَصُولُ وَبِكَ أُقَاتِلُ. اللَّهُمَّ مُنْزِلَ الْبَرَكَاةِ وَمُجْرِىَ السَّحَابِ وَهَازِمَ الْأَحْزَابِ وَاهْزِمْهُمْ وَانْصُرْنَا عَلَيْهِمْ. سَيُهْزَمُ الْجَمْعُ وَيُوَلُّونَ الدُّبُرَ. بَلِ السَّاعَةُ مَوْعِدُهُمْ وَالسَّاعَةُ أَدْهَى وَأَمَرُّ. اللَّهُمَّ انْجِزْ لِى مَا وَعَدْتَّنِى. اللَّهُمَّ آتِ مَا وَعَدْتَّنِى. إِنَّا فَتَحْنَا لَكَ فَتْحًا مُبِينًا. لِيَغْفِرَ لَكَ اللَّهُ مَا تَقَدَّمَ مِنْ ذَنْبِكَ وَمَا تَأَخَّرَ وَيُتِمَّ نِعْمَتَهُ عَلَيْكَ وَيَهْدِيَكَ صِرَاطًا مُسْتَقِيمًا. وَيَنْصُرَكَ اللَّهُ نَصْرًا عَزِيزًا. نَصْرٌ مِنَ اللَّهِ وَفَتْحٌ قَرِيبٌ وَبَشِّرْ الْمُؤْمِنِينَ

"Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Вәссалөәтү вәс-сәләәмү галәә расүүлинәә мүхәммәдин вә галәә әәлиһи вә сахбиһии әҗмәгыйин. Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әлиф ләәәәм-миииим. Гулибәтир-руум. Фии әденәл-әръдый вә һүм мим бәгъди галәбиһим сәйәгълибүүн. Фии бидгый синиин. Лилләәһил әмру миң кабелү вә мим бәгъдү вә йәүмә-изий-йәфрахуль-мүэминүүн. Би нәсрыйлләәһи йәңсуру мәй-йәшәәә-ү вә һүәл-газиизүр-рахиим. Вәгъдәллааһи ләә йүхълифүллааһү вәгъдәһүү вә ләкиннә әксәран-нәәси ләә йәгъләмүүн.

Иңфируу хыйфәәфәүв-вә сикааләүв-вә җәәһидүү би әмвәәликүм вә әңфүсикүм фии сәбиилилләәһи зәәликүм хайрул-ләкүм иң күңтүм тәгъләмүүн.

Әллааһүммә әнтә гадудии вә заһирии бикә әхуулү вә бикә әсуулү вә бикә үкаатил. Әллааһүммә мүнзиләл-бәракәәти вә мүҗрийәс-сәхәәби вә һәәзимәл-әхзәәби вәһзимһүм вәнсурнәә галәйһим. Сәйүһзәмүл-җәмгу вә йүәллүнәд-дүбүүр. Бәлис-сәәгатү мәүгыйдүһүм вәс-сәгатү әдһаа вә әмәръ. Әллааһүммә әнҗиз лии мәә вәгаттәнии. Әллааһүммә әәти мәә вәгаттәнии иннәә фәтәхнәә ләкә фәтхәм-мүбиинәә. Лийәгъфира ләкәллааһү мәә тәкаддәмә миң зәмбикә вә мәә тә-әххара вә йүтиммә нигъмәтәһүү галәйкә вә йәһдийәкә сыйраатам-мүстәкыйимәә. Вә йәңсуракәллааһү нәсъран газиизәә. Нәсърум минәллааһи вә фәтхүң кариибүв-вә бәшширил-мүэминиин."

(Әлиф ләәәм-миииим. Гарәп җиренең Румга якын җирендә Румнар сугышта җиңелделәр. Ул Румнар җиңелгәннән соң, тиз арада фарсыларны җиңәчәкләр. Бу берничә ел эчендә булачак. Башта да, ахырда да әмерләр Аллаһыныкыдыр. Аллаһының җиңү биргәне өчен ул көнне мөэминнәр шатланачаклар. Ул теләгәненә җиңү бирер. Ул Газиз һәм Рәхимледер. Аллаһ бу җиңүне вәгъдә итте, Аллаһ вәгъдәсеннән кайтмас. Ләкин күп кешеләр моны белмәсләр. ("Рум" сүрәсе, аять 1-6.)

Әй, мөэминнәр! Җәяүле булсагыз да, ат өстендә булсагыз да, сәфәрдә булыгыз һәм Аллаһының юлында сугышыгыз. Белегез, бу сезнең өчен бик хәерледер. ("Тәүбә" сүрәсе, аять 41.)

Аллаһым! Син миңа көч бирүче, һәм таяныч биреп ярдәм итүче. Дошманга Синең белән һөҗүм итәм. Синең ярдәмең белән көрәшеп, Синең ярдәмең белән сугышамын.

Аллаһым! Әй, бәрәкәтне иңдергән, болытлар­ны йөреткән һәм дошманнарны тараткан Раббым. Дошманнарыбызны тарат, безгә җиңү бир. Бердәмлек бозылачак, асты-өскә киләчәк, до­шманнарга бозылачак вакыт килде. Бу вакыт алар өчен куркыныч һәм ачыдыр. Аллаһым! Миңа биргән вәгъдәңне җиренә җиткер. Миңа: "элек һәм соңыннан кылган гөнаһыңны багышлау, гафу итү һәм ислам динен таратуны тәмамлау нигъмәтен бирү вә сине туры юлга күндерү өчен һәм җиңеп чыгар өчен кирәк булган ярдәмне Аллаһ сиңа бирсен" дигән сүзеңне җиренә җиткер. ("Фәтех" сүрәсе, аять 1-3.)

Ярдәм Аллаһыдандыр, җиңү дә якындыр. Мөэминнәргә сөенеч хәбәр булсын.) ("Саф" сүрәсе, аять 13.)

 

60. Матди һәм рухи дәрәҗәләргә ия булу-өчен укыла торган ике аять:

قُلْ اللَّهُمَّ مَالِكَ الْمُلْكِ تُؤْتِي الْمُلْكَ مَنْ تَشَاءُ وَتَنْزِعُ الْمُلْكَ مِمَّنْ تَشَاءُ

وَتُعِزُّ مَنْ تَشَاءُ وَتُذِلُّ مَنْ تَشَاءُ بِيَدِكَ الْخَيْرُ إِنَّكَ عَلَى كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ.

تُولِجُ اللَّيْلَ فِي النَّهَارِ وَتُولِجُ النَّهَارَ فِي اللَّيْلِ وَتُخْرِجُ الْحَيَّ مِنْ الْمَيِّتِ

وَتُخْرِجُ الْمَيِّتَ مِنْ الْحَيِّ وَتَرْزُقُ مَنْ تَشَاءُ بِغَيْرِ حِسَابٍ.

"Кулилләәһүммә мәәликәл-мүлки түэтил-мүлкә мәң тәшәәә-ү вә тәңзигуль-мүлкә миммәң тәшәәә-ү вә түгыйззү мәң тәшәәә-ү вә түзиллү мәң тәшәәә-ү бийәдикәл-хайиир. Иннәкә галәә күлли шәй-иң кадиир. Түүлиҗүл-ләйлә фин нәһәәри вә түүлиҗүн-нәһәәра фил-ләйли вә түхъриҗүл-хәййә минәл-мәййити вә түхъриҗүл-мәййитә минәл-хәйй. Вә тәрзүку мәң тәшәәә-ү бигайри хисәәбе".

(Рәсүлем, шулай әйт: Әй мөлекнең хуҗасы Аллаһым! Син теләгән кешеңә мөлекне бирәсең һәм Үзең теләгән кешедән аны аласың. Теләгән бәндәңне хөрмәтле итәсең, теләгәнеңне хур итәсең. Барча хәйрият Синең кулыңдадыр, һичшик­сез, Синең бар нәрсәгә көчең җитә. Син кичне көнгә, көнне кичкә ялгыйсың. Үлектән терекне, теректән үлекне чыгарасың. Теләгән бәндәләреңә хисапсыз ризык бирәсең.) ("Әли Гыймран" сүрәсе, аять 26-27.)

61. Саранлыктан саклауны сорап дога кылу:

اَللَّهُمَّ إِنِّي أَعُوذُ بِكَ مِنَ الْهَمِّ وَالْحَزَنِ وَمِنَ الْعَجْزِ وَالْكَسَلِ وَمِنَ

الْجُبْنِ وَالْبُخْلِ وَمِنَ الْمَأْثَمِ وَالْمَغْرَمِ وَمِنْ غَلَبَةِ الدَّيْنِ وَقَهْرِ الرِّجَال

"Әллааһүммә иннии әгүүзү бикә минәл-һәмми вәл-хәзән, вә минәл-гәҗзи вәл-кәсәл, вә минәл-җүбни вәл-бухли, вә минәл-мәэ-сәми вәл-мәграм, вә мин галәбәтид-дәйни вә каһрир-риҗәәл!"

(Йә Аллаһым! Сиңа гына сыгынамын! Синнән генә ярдәм сорыймын – күңел төшенкелегеннән, көчсезлектән һәм куркудан, саранлыктан һәм вакчыллыктан, бурычлы булудан һәм адәмнәрнең золымыннан Сиңа гына сыгынамын!)

62. Өй яки фатир сатып алып урнашканда укыла торган дога:

Тәһарәт алып, ике рәкәгать намаз кылына:

 

الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ وَالصَّلَاةُ وَالسَّلَامُ عَلَى رَسُولِنَا مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِهِ

وَصَحْبِهِ أَجْمَعِينَ. أَعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ. بِاِسْمِ اللَّهِ الرَّحْمَانِ

الرَّحِيمِ. لَئِنْ شَكَرْتُمْ لَأَزِيدَنَّكُمْ وَلَئِنْ كَفَرْتُمْ إِنَّ عَذَابِي لَشَدِيدٌ.

"Әл-хәмдү лиллөәһи раббил-гааләмиин. Вәс-саләәтү, вәс-сәләәмү галәә расүүлинә мүхәммәдин вә галәә әәлиһии вә сахбиһии әҗмәгыйин. Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Лә иң шәкәртүм лә-әзиидәннәкүм вә лә иң кәфәртүм иннә газәәбии ләшәдииде".

Бу догадан соң ана телендә шулай дога кылыныр:

"Аллаһым! Миңа гаиләм белән берлектә яшәр өчен бер оя бүләк иттең. Сиңа шөкер булсын. Мине һәм гаиләмне бу өйдә бәхетле әйлә. Безне бәла-казалардан вә фәлакәтләрдән сакла. Аллаһым, без чарасыз коллар. Бу өй гөнаһлар түгел, ә бәлки хәерле һәм гүзәл эшләр сөйләшенә һәм эшләнә торган бер җир булсын. Тамагыбыздан хәрам ризык үтмәсен. Раббым күршеләремә зыян итүдән мине сакла. Хәерле күршеләр насыйп әйлә, Аллаһым.. Сиңа — мактау, сөекле пәйгамбәребезгә салават вә сәлам булсын, Аллаһым".

63. "Исме Әгъзам" догасы.

 

Әнәс бине Мәлик (р.г.) шулай аңлата:

Пәйгамбәр галәйһиссәләм утырып торганда бер адәм намаз кыла иде. Теге адәм, намазны бетергәч, шулай дога кылган:

 

اللَّهُمَّ إِنِّى أَسْئَلُكَ بِأَنَّ لَكَ الْحَمْدُ لَآ إِلَهَ إِلَّآ أَنْتَ الْمَنَّانُ بَدِيعُ

السَّمَوَاتِ وَالْأَرْضِ يَا ذَا الْجَلَالِ وَالْإِكْرَامِ يَا حَيُّ يَا قَيُّومُ

"Әллааһүммә иннии әс-әлүкә би әннә ләкәл-хәмдү ләә иләәһә илләә әнтәл-мәннәәнү бәдиигус-сәмәәвәәти вәл-әръдый йәә зәл-җәләәли вәл-икраам, йәә хәййү йәә каййүүм".

(Аллаһым! Синнән шуның хөрмәтен телимен ки, Мактау Сиңа гына хастыр. Синнән башка һичбер илаһи зат юк. Син Мәннан. Син мул иттереп бирүчесең. Күкләрне һәм җирне үрнәге булмыйча яратучы — Син. Әй, бөеклек һәм юмартлык иясе! Әй, барлыкларга тормыш биргән, аларның яшәвен дәвам иттергән, Аллаһым! До­гамны кабул кыл.)

Пәйгамбәребез (с.г.в.), моны ишеткәч, шулай дигән:

Аллаһы Тәгаләгә "Исме Әгъзам"ы белән дога кылды. Аллаһ ул исемнең хөрмәтенә догасын кабул итәр.

Сәгъд бине Әби Ваккастан (р.г.) килгән рива­ятьтә Пәйгамбәребез (с.г.в.) шулай дигән: "Зүн-нүүннең (Юныс пәйгамбәр) балык карынында вакытта кылган догасы:

 

لَآ إِلَهَ إِلَّآ أَنْتَ سُبْحَانَكَ إِنِّى كُنْتُ مِنَ الظَّالِمِينَ

 

"Ләә иләәһә илләә әнтә сүбхәәнәкә иннии күнтү минәз-заалимиин".

(Синнән башка илаһ юк, шөбһә юк ки, мин залимнәрдән булдым.) ("Әнбия" сүрәсе, аять 87.)

Шунысы ачык билгеле, нинди дә булса бер мөселман, нәрсә турында булса да (бу дога белән) дога кы


Поделиться с друзьями:

Индивидуальные и групповые автопоилки: для животных. Схемы и конструкции...

Археология об основании Рима: Новые раскопки проясняют и такой острый дискуссионный вопрос, как дата самого возникновения Рима...

Механическое удерживание земляных масс: Механическое удерживание земляных масс на склоне обеспечивают контрфорсными сооружениями различных конструкций...

Эмиссия газов от очистных сооружений канализации: В последние годы внимание мирового сообщества сосредоточено на экологических проблемах...



© cyberpedia.su 2017-2024 - Не является автором материалов. Исключительное право сохранено за автором текста.
Если вы не хотите, чтобы данный материал был у нас на сайте, перейдите по ссылке: Нарушение авторских прав. Мы поможем в написании вашей работы!

0.079 с.