Юлга чыкканда укыла торган дога. — КиберПедия 

Двойное оплодотворение у цветковых растений: Оплодотворение - это процесс слияния мужской и женской половых клеток с образованием зиготы...

Индивидуальные очистные сооружения: К классу индивидуальных очистных сооружений относят сооружения, пропускная способность которых...

Юлга чыкканда укыла торган дога.

2018-01-14 1548
Юлга чыкканда укыла торган дога. 0.00 из 5.00 0 оценок
Заказать работу

 

Бу вакытта укылырга мөмкин булган берничә дога бар. Бер кешенең боларның барысын да белүе мөмкин түгел.

Автомобильгә утырып киткәндә, яисә үзе руль артына утырганда, "Бисмилләһ" әйтелер, өч, биш яисә җиде мәртәбә "Аятел-Көрси" укылыр һәм урыннан кузгалып кителер.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) юлга чыкканда шулай дога кылган:

اللَّهُمَّ إِلَيْكَ تَوَجَّهْتُ وَبِكَ اعْتَصَمْتُ. اللَّهُمَّ اكْفِنِى مَا أَهَمَّنِى وَمَا لَآ أَهْتَمُّ لَهُ.

اللَّهُمَّ زَوِّدْنِى التَّقْوَى وَاغْفِرْ لِى ذَنْبِى وَوَجِّهْنِى لِلْخَيْرِ أَيْنَ مَا تَوَجَّهْتُ.

"Әллааһүммә иләйкә тәвәҗҗәһтү вә бикәгътәсамтү, Әллааһүммә әкфинии мәә әһәммәнии вә мәә ләә әһтәммү ләһү. Әллааһүммә зәввиднит-тәкъвә фәгъфир лии зәнбии вә вәҗҗиһнии лил-хайри әйнә мәә тәвәҗҗәһтү."

(Аллаһым! Сиңа юнәлдем, Сиңа сыендым. Аллаһым! Шикле һәм шиксез нәрсәләрдән миңа таяныч бул. Тәкъваны миңа ризык әйлә, Аллаһым! (ягъни Сиңа гыйбадәтләр кылып, рухыма азык табыйм) Аллаһым! Гөнаһларымны гафу ит һәм кая гына китсәм дә, мине һәрвакыт хәерле эшләргә юнәлт, йә Рабби!)

"Бисмилләһ"тән соң:

سُبْحَانَ الَّذِى سَخَّرَ لَنَا هَذَا وَمَا كُنَّا لَهُ مُقْرِنِينَ

"Сүбхәәнәлләзии сәххара ләнәә һәәзәә вә мәә күннәә ләһүү мүкъриниин."

(Бу утырып йөри торган нәрсәләрне безгә хезмәт иттергән Аллаһының даны бөектер. Ул бөтен җитешсезлекләрдән пакьтер, юкса, безнең боларга көч җитмәс иде), сүзләре укылыр һәм өч тапкыр "Әл-хәмдү лилләәһ", өч тапкыр "Әллааһү әкбәр" дигәннән соң:

 

سُبْحَانَكَ إِنِّى ظَلَمْتُ نَفْسِى فَاغْفِرْ لِى. إِنَّهُ لَا يَغْفِرُ الذُّنُوبَ إِلَّآ أَنْتَ

"Сүбхәәнәкә иннии заләмтү нәфсии фәгъфир лии, иннәһүү ләә йәгъфируз-зүнүүбә илләә әнтә."

(Аллаһыны тәсбих итәмен, мин нәфсемә, үз-үземә золым кылдым. Аллаһым! Мине гафу ит, чөнки Синнән башка гафу итүче юктыр.)

 

46. Шоферларның машиналарына язып тага торган догалары:

بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ. اللَّهُ لَآ إِلَهَ إِلَّا هُوَ ٱلْحَيُّ ٱلْقَيُّومُ لَا تَأْخُذُهُ سِنَةٌ وَلَا نَوْمٌ لَهُ مَا فِي ٱلسَّمَاوَاتِ وَمَا فِي ٱلْأَرْضِ مَن ذَا ٱلَّذِي يَشْفَعُ عِندَهُ إِلَّا بِإِذْنِهِ يَعْلَمُ مَا بَيْنَ أَيْدِيهِمْ وَمَا خَلْفَهُمْ وَلَا يُحِيطُونَ بِشَيْءٍ مِنْ عِلْمِهِ إِلَّا بِمَا شَآءَ وَسِعَ كُرْسِيُّهُ ٱلسَّمَاوَاتِ وَٱلْأَرْضَ وَلَا يَئُودُهُ حِفْظُهُمَا وَهُوَ ٱلْعَلِيُّ ٱلْعَظِيمُ. سُبْحَانَ الَّذِى سَخَّرَ لَنَا هَذَا وَمَا كُنَّا لَهُ مُقْرِنِينَ. بِسْــمِ اللهِ مَجْرَيهَا وَمُرْسَيهَا إِنَّ رَبِّى لَغَفُورٌ رَحِيمٌ

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әллааһү ләә иләәһә илләә һүәл-хаййүль-каййүүм. Ләә тәэхузүһүү синәтүв-вә ләә нәүүүм. Ләһүү мәә фис-сәмәәвәәти вә мәә фил-әръдъ. Мәң зәлләзии йәшфәгу гыйндәһүү илләә би изниһ. Йәгьләмү мәә бәйнә әйдииһим вә мәә хальфәһүм вә ләә йүхиитуунә бишәй-им мин гыйльмиһии илләә бимәә шәә. Вәсига күрсиййүһүс-сәмәәвәәти вәл-әръда вә ләә йә-үүдүһүү хифзуһүмәә вә һүәл- галиййүл-газыйим.

Сүбхәәнәлләзии сәххара ләнәә һәәзәә вә мәә күннәә ләһүү мүкъриниинә вә иннәә иләә раббинәә ләмүңкалибүүн. Бисмилләәһи мәҗрээһәә вә мүрсәәһәә иннә раббии ләгафүүрур-рахиим".

("Аятел-Көрси"нең мәгънәсен үтте.... Аллаһым! Синең исемеңне телгә алып юлга чыгам. Миңа биргән сәламәтлек һәм эш өчен Сиңа шөкер итәм. Сәфәрдә мине, маши­намны, юлчыларны бәла-казалардан һәм бөтен куркынычлардан сакла, ярдәмеңнән ташлама. Без күпме генә гөнаһлы булсак та, Син безне гафу ит. Барачак җиребезгә сау-сәламәт җитүебезне насыйп ит. Балаларыбызны ата-анасыз калдырма. Әйләнеп кайтканда га­иләләребезне кайгы-хәсрәтсез күрергә насыйп ит. Синең һәр нәрсәгә көчең җитәдер, Аллаһым!)

 

47. Зөфаф кичәсендә кияүнең кәләше янына кергәндә укыла торган дога.

 

Зөфаф кичәсе яшь егетнең тормышында иң мөһим бер кичәдер. Гаиләсенең нигезен, башлангы­чын ничек корса, шул рәвештә дәвам итәр. Бу караштан мөселман егет никахын һәм туен ислами кагыйдәләргә туры китереп үткәрергә һәм зөфаф кичәсендә, ике рәкәгать намаз кылып, бәхетле булулары өчен Аллаһыга дога кылганнан соң, "Бисмилләһ" әйтеп ошбу доганы укыр:

رَبَّنَا هَبْ لَنَا مِنْ أَزْوَاجِنَا وَذُرِّيَّاتِنَا قُرَّةَ أَعْيُنٍ وَاجْعَلْنَا لِلْمُتَّقِينَ إِمَامًا.

"Раббәнәә һәбләнәә мин әзвәәҗинәә вә зүрриййәәтинәә курратә әгъйүниүв-вәҗгальнәә лил-мүттәкыйинә имәәмәә."

(Әй, Раббыбыз! Безгә хатыннарыбыздан һәм нәселләребездән күзләребезнең нуры, сөенече булырлык яхшы кешеләр бүләк ит һәм безне тәкъва ияләренә хуҗа кыл) ("Форкан" сүрәсе, аять 74.) аятен укыганнан соң, кәләше белән бергә булудан элек "Бисмилләһ" әйтер һәм:

اللَّهُمَّ جَنِّبْنَا الشَّيْطَانَ وَجَنِّبِ الشَّيْطَانَ مَا رَزَقْتَنَا

"Әллааһүммә җәннибнәш-шәйтаанә вә җәннибиш-шәйтаанә мәә разәкътәнәә."

(Аллаһының исеме белән. Аллаһым! Шайтанны бездән һәм безгә бүләк итәчәк баладан ерак кыл) дигән доганы укыр.

48. Йөкле хатын укый торган дога.

 

Йөкле хатын тиешле медицина тикшертүләре белән бергә дини вазифаларны да үтәргә тиеш. Мөмкинлек булган саен "Аятел-Көрси" һәм "Инширах" сүрәсен укырга кирәк. Алардан соң йөкле хатынның шушы доганы укуы яхшы булыр:

اللَّهُمَّ اعْطِنَا صِحَّةً وَعَافِيَةً وَأَولَادًا صَالِحًا وَرِزْقًا وَاسِعًا وَدُعَاءً مَقْبُولًا.

"Әллааһүммә әгътыйнәә сыйххәтән вә гаафийәтән вә әүләәдән саалихән вә ризкан вәәсиган вә дугаа-ән мәкъбүүлә."

(Аллаһым! Безгә саулык һәм сәламәтлек бир. Хәерле балалар бүләк ит, мул ризык биреп, догамны кабул ит, Аллаһым!)

Бала туган вакытта укыла торган дога.

 

Шифаханәдәме, өйдәме булсын, бала табучы хатын янында, я күрше бүлмәдә якыннары "Аятел-Көрси" укыганнан соң "Әгъраф" сүрәсенең 54 нче аятен укырлар.

بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ. إِنَّ رَبَّكُمُ اللَّهُ الَّذِي خَلَقَ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضَ فِي سِتَّةِ أَيَّامٍ ثُمَّ اسْتَوَى عَلَى الْعَرْشِ َيُغْشِي اللَّيْلَ النَّهَارَ يَطْلُبُهُ حَثِيثًا وَالشَّمْسَ وَالْقَمَرَ وَالنُّجُومَ مُسَخَّرَاتٍ بِأَمْرِهِ أَلَا لَهُ الْخَلْقُ وَالْأَمْرُ تَبَارَكَ اللَّهُ رَبُّ الْعَالَمِينَ.

"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. "Иннә раббәкүмүллаа-һүлләзии халәкас-сәмәәвәәти вәл-әръда фии ситтәти әййәәмиң сүммәстәвәә галәл-гарши йүгъшил-ләйлән-нәһәәра йәтълүбүһүү хәсиисәүв-вәш-шәмсә вәл-камәра вән-нүҗүүмә мүсәххараатим би әмриһии әләә ләһүл-хальку вәл-әмру тәбәәракәллааһү раббуль-гааләмиин".

(Раббыгыз — Ул Аллаһыдыр ки, күкләрне һәм җирне алты көндә яратып, бөтен тәхетне капла­ды. Аллаһ төнне көн белән каплар һәм берөзлексез төн көнне, көн төнне алыштырыр. Аллаһ кояшны, айны һәм йолдызларны әмеренә бәйле кылды. Игътибар итегез ки, ярату да, әмер итү дә Аңа хастыр. Галәмнәрнең Раббысы Аллаһ ни кадәр бөектер.) ("Әгъраф" сүрәсе, аять 54.)

Бу аятьтән соң "Ихлас", "Фәләкъ", "Нәс" һәм "Фатиха" сүрәләре укылыр. Хәерле бала бирүе өчен дога кылыныр. Баланың ата-анасы исән булуы өчен Аллаһыга ялварылыр.

Балага исем кушу.

 

Бала берничә көнлек булгач, аңа исем куелыр.

Тәһарәт алып, уң колагына азан, сул колагына камәт әйтелер. Куелачак исемнең мәгънәсенә игътибар ителер. Матур исем куелыр. Аннан соң, Коръәни Кәримнән бер сүрә укылып, дога ителер. Баланың иленә, милләт һәм диненә файдалы кеше булып җитешүе өчен дога кылыныр. Әти-әнисе тәбрик ителер.

51. Бала укырга киткәндә укыла торган дога.

 

Һәр кешенең тормышында онытылмый торган көннәр бар. Беренче мәртәбә укырга киткән көнебез дә шундыйлардан. Инсанның рухы баеп, тагын да югары үсүенә мондый мөһим көннәрдә кылыначак догаларның тәэсире зур.

Берәрсе:

رَبِّ زِدْنِى عِلْمًا وَفَهْمًا وَأَلْحِقْنِى بِالصَّالِحِينَ

"Рабби зиднии гыйльмән вә фәһмән вә әлхикънии бис-саалихиин".

(Раббым! Минем гыйлемемне һәм аңымны арттыр вә мине яхшы инсаннардан әйлә) догасын укыр һәм баладан кабатлатыр. Аннан соң:

 

الْحَمْدُ لِلَّهِ رَبِّ الْعَالَمِينَ وَالصَّلَاةُ وَالسَّلَامُ عَلَى رَسُولِنَا مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِهِ وَصَحْبِهِ أَجْمَعِينَ. أَعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ. بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ رَبِّ اشْرَحْ

لِى صَدْرِى وَيَسِّرْ لِى أَمْرِى وَحْلُلْ عُقْدَةً مِنْ لِسَانِى يَفْقَهُوا قَوْلِى. رَبِّ زِدْنِى عِلْمًا وَفَهْمًا وَأَلْحِقْنِى بِالصَّالِحِِينَ. رَبِّ اجْعَلْنِى مُقِيمَ الصَّلَاةِ وَمِنْ ذُرِّيَّتِى رَبَّنَا وَتَقَبَّلْ دُعَآءَ.

"Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү галәә расүүлинәә мүхәммәдин вә галәә әәлиһии вә сахбиһии әҗмәгыйин. Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Раббишрах лии садерии вә йәссир лии әмрии вәхлүл гукъдәтәм-мил-лисәәнии йәфкаһүү каүлии. Рабби зиднии гыйльмән вә фәһмән вә әлхикънии бис-саалихиин, Раббиҗгальнии мүкыйимәс-саләәти вә миң зүрриййәти раббәнәә вә тәкабәл дүгаа."

"Аллаһым, бүген бу кечкенә балабызны укырга озатабыз. Аңа укуында уңышлар насыйп ит, саулык һәм бәхет бир. Диненә, милләтенә, ватанына һәм кешелеккә файдалы бер колың әйлә. Аны һәртөрле начарлыклардан сакла. Ярдәмеңне һәм мәрхәмәтеңне киметмә. Бәла-ка­залардан сакла. Аны гаиләсенә, гаиләсен аңа багышла.

Аллаһым, безгә дөньяда һәм ахирәттә яхшы­лык һәм гүзәллек бүләк ит", дип дога кылыныр.

52. Иген иккәндә укыла торган дога.

 

Кырга чыкканда "Бисмилләһ" әйтеп чыгылыр. Игә башлаганда да кабат "Әгузе-бисмилләһ" әйтелер һәм түбәндәге дога укылыр:

أَفَرَأَيْتُمْ مَا تَحْرُثُونَ. أَأَنْتُمْ تَزْرَعُونَهُ أَمْ نَحْنُ الزَّارِعُونَ. اللَّهُمَّ صَلِّ عَلَى سَيِّدِنَا

مُحَمَّدٍ وَعَلَى آلِهِ وَصَحْبِهِ أَجْمَعِينَ وَارْزُقْنَا ثَمَرَهُ وَاجْعَلْنَا لِأَنْعُمِكَ مِنَ الشَّاكِرِينَ

وَلَا حَوْلَ وَلَا قُوَّةَ إِلَّا بِاللهِ الْعَلِىِّ الْعَظِيمِ

"Әфәра-әйтүм мәә тәхрусүүн. Ә әңтүм тәзрагуунәһүү әм нәхнүз-зәригуун. Әллааһүммә салли галәә сәййидинәә мүхәммәдин вә галәә әәлиһи вә сахбиһии әҗмәгыйин. Вәрзүкънәә сәмәраһүү вәҗгальнә ли әнгумикә минәш-шәәкириин. Вә ләә хәүлә вә ләә куввәтә илләә билләәһил-галиййил-газыйим."

(Хәзер иккәннәрегезне күрдегезме? Алармы игеп бетергән сезме? Юкса безме? ("Вакыйга" сүрәсе, аять 63-64.) Аллаһым! Мөхәммәд һәм аның әсхабына салават-сәлам булсын. Безне иккәннәребезнең җимеше белән ризыкландыр һәм безне нигъмәтләреңә шөкер иткән колларыңнан әйлә, йә Рабби! Синнән башка һич көч һәм куәт иясе юктыр!)

53. Эшчеләрнең эш башлаганда укый торган догасы:

أَعُوذُ بِاللهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ. بِسْمِ اللهِ الرَّحْمَنِ الرَّحِيمِ. رَبَّنَآ ءَاتِنَا

مِن لَّدُنْكَ رَحْمَةً وَهَيِّئْ لَنَا مِنْ أَمْرِنَا رَشَدًا. رَبِّ اشْرَحْ لِى صَدْرِى.

وَيَسِّرْ لِى أَمْرِى. رَبِّ يَسِّرْ وَلَا تعسر. رب تمم بالخير

"Әгуузү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Раббәнәә әәтинәә мил-ләдүңкә рахмәтәүв-вә хәййиэ ләнәә мин әмринәә рашәдәә. Раббишрах лии садрии. Вә йәссир лии әмрии. Рабби йәссир вә ләә түгассир. Рабби тәммим бил-хайир."

(Әй, Раббыбыз! Безгә Үзеңнән бер рәхмәт бир, эшебездә җиңеллек бир. Раббым, күкрәгемне ач, эшемне җиңеләйт, Раббым! Җиңеллек бир, авырлык бирмә, эшемне уңышлы тәмамла.)


Поделиться с друзьями:

Индивидуальные и групповые автопоилки: для животных. Схемы и конструкции...

Двойное оплодотворение у цветковых растений: Оплодотворение - это процесс слияния мужской и женской половых клеток с образованием зиготы...

История развития пистолетов-пулеметов: Предпосылкой для возникновения пистолетов-пулеметов послужила давняя тенденция тяготения винтовок...

Архитектура электронного правительства: Единая архитектура – это методологический подход при создании системы управления государства, который строится...



© cyberpedia.su 2017-2024 - Не является автором материалов. Исключительное право сохранено за автором текста.
Если вы не хотите, чтобы данный материал был у нас на сайте, перейдите по ссылке: Нарушение авторских прав. Мы поможем в написании вашей работы!

0.031 с.