Критерии оценивания для всех диктантов единый — КиберПедия 

Организация стока поверхностных вод: Наибольшее количество влаги на земном шаре испаряется с поверхности морей и океанов (88‰)...

История создания датчика движения: Первый прибор для обнаружения движения был изобретен немецким физиком Генрихом Герцем...

Критерии оценивания для всех диктантов единый

2017-10-07 934
Критерии оценивания для всех диктантов единый 0.00 из 5.00 0 оценок
Заказать работу

Использованная литература.

И.Х.Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова..“Татар башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфында эшләүче укытучылар өчен методик кулланма” Казан, “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2013.

Контрольная работа №3 (Татар теленнән 2 чиреккә контроль диктант, 3 сыйныф)

Предмет Татар теле
  Класс  
  Дата 16 декабря 2015 г.
  Временной регламент 45 мин
  Форма Контрольный. диктант
  Источник И.Х.Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова..“Татар башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфында эшләүче укытучылар өчен методик кулланма” Казан, “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2013.
  Учитель Сафиуллина Р.Б.

Пояснительная записка

Контрольная работа для 3 класса по татарскому языку составлена в соответствии с учётом требований регионального компонента ФГОС и программным материалом 3 класса. Данный материал направлен на обобщение и контроль пройденного материала по темам «Части речи», «Глагол». Контрольная работа включает в себя задания по следующим разделам: «Морфология», «Синтаксис», «Лексика»

Работа состоит из диктанта и грамматического задания.

Әти рәсеме

Ник танымаска соң? Әтием рәсеме бит! Газетага басканнар. Астына язганнарны укыгач та белдем. Яхшы эшли дип мактаганнар. Әтиемне шулай мактагач, ничек шатланмыйсың инде! Әнием дә бик куанды. Ул көн үзе бер бәйрәм булды. Мин “биш”ле алып кайткан көнне дә шулай була иде. Чөнки, яшерен-батырын түгел, “биш”леләр миңа сирәгрәк эләгә. “Дүрт”леләргә дә шатланам әле. Әйтергә дә оят, “өч”леләр дә алып куям. (60 сүз)

Бирем.

1.Бирелгән исемнәрне килеш белән төрләндер: 1в.-әти, бәйрәм; 2 в.- әни, рәсем.

2. Фигыльләрнең зат-санын билгелә: 1 в.- басканнар, шатланам, эләгә; 2 в.- мактаганнар, куанды, куям.

3. Баш кисәкләр астына сыз:1в-7 җөмләдән; 2 в.- 10 җөмләдән.

 

 

Диктант.

Карлар ява.

Тышта ап-ак кар ява. Агач ботакларына мамыктай йомшак бәс куна. Бакча аеруча ямьләнеп киткән. Айнурга бу күренеш бик ошый. Ул чанасын алып урамга чыга. Алар, күрше малайлары белән бергәләп, бакча артындагы куаклыкта туйганчы уйныйлар. Йомшак карны тәгәрәтеп шар ясыйлар. Ап-ак шар тәгәрәгән саен калыная, зурая бара. Балалар бик нык куаналар.

Грамматик биремнәр.

1.Сүзләрне килешләр белән төрләндерергә:

1 вариант – бәс, кар

2 вариант – агач,шар

2.Фигыльләрне зат-сан белән төрләндерергә:

1 вариант –шуа, көлә

2 вариант – куна, килә

3.Сүзләргә антонимнар уйлап язарга:

1 вариант –тирән, җылы

2 вариант – ялкау, озын

Критерии оценивания для всех диктантов единый

Использованная литература.

И.Х.Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова..“Татар башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфында эшләүче укытучылар өчен методик кулланма” Казан, “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2013.

Контроль эш №4

предмет Татар теле
сыйныф  
үткәрү вакыты 24 нче декабрь 2015 ел
үткәрү өчен каралган вакыт озынлыгы 45 мин.
формасы Контроль күчереп язу
чыганак I-IV сыйныфлар өчен язма эшләр. Башлангыч сыйныф укытучыларына кулланма. Казан, 2009;
укытучы Сафиуллина Р.Б.

 

Аңлатма язуы.

Контроль эш 3 нче сыйныф укучылары өчен “Татар телендә гомуми төп һәм урта белем бирү мәктәпләре өчен ана теленнән үрнәк программа”га нигезләнеп төзелде, башлангыч гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем стандарты, татар теленнән белем бирүнең вакытлы дәүләт стандарт таләпләренә туры килә..

УМК: Татар теле: татар урта гомуми белем бирү мәкт. 3 нче с-фы өчен д-лек / И.Х.Мияссароваа – Казан: Мәгариф, 2012.

И.Х.Мияссарова.М. Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 3 нче с-фында эшләүче укытучылар өчен методик кулланма / И.Х.Мияссарова – Казан: Мәгариф, 2013.

Контроль эш материалы 3 нче сыйныф буена өйрәнелгән материалны үз эченә ала, укучыларның белемен гомумиләштерү һәм гомуми грамоталылык дәрәҗәсен тикшерү, күчерә белү күнекмәләрен тикшерүне күздә тота.

Абдулла Алиш.

Абдулла Алиш балаларны бик яраткан. Язу эшенә ул бик яшьләй керешкән. Китапларында да балалар турында язган. Алиш бик оста әкиятче дә булган.Ул туган илне бик ярата, чын патриот була. Сугышта Абдулла Алиш каты яраланып, дошман кулына төшә. Ләкин баш ияргә уйламый.

Абдулла Алиш яшь килеш һәлак була. Шулай яшь килеш безнең күңелләрдә саклана.

Биремнәр.

  1. Текстагы фигыльләргә сызарга.
  2. Укы фигылен зат-сан белән төрләндереп язарга

Бәяләү нормалары

1.Хаталары булманган, төзәтүләрсез эшкә “5”ле билгесе куела.

2. 1-2 хата һәм 1 төзәтелгән хата булса “4”ле билгесе куела.

3.3 хата һәм 1 төзәтелгән хата булса “3”ле билгесе куела.

4..4 хата һәм 1-2 төзәтелгән хата булса “2”ле билгесе куела

Чыганак

И.Х.Мияссарова Татар теле: Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфында эшләүче укытучылар өчен методик кулланма /. – Казан: Мәгариф, 2013; 19 нчы бит

 

Контрольная работа №5

Предмет Татар теле
  Класс  
  Дата 24 февраля 2016 г.
  Временной регламент 45 мин
  Форма Контрольный. диктант
  Источник И.Х.Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова..“Татар башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфында эшләүче укытучылар өчен методик кулланма” Казан, “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2013.
  Учитель Сафиуллина Р.Б.

 

 

Пояснительная записка

Контрольная работа для 3 класса по татарскому языку составлена в соответствии с учётом требований регионального компонента ФГОС и программным материалом 3 класса. Данный материал направлен на обобщение и контроль пройденного материала по теме «Имя прилагателҗное». Контрольная работа включает в себя задания по следующим разделам: «Морфология», «Синтаксис».

Работа состоит из диктанта и грамматического задания.

 

Диктант.

Гыйнвар.

Гыйнвар – ел башы. Ул – иң суык ай. Аны кыш уртасы диләр. Кояш һаман югарырак күтәрелә, көннәр озая бара. Күк йөзе еш кына ачылып китә, зәңгәрсу төскә керә. Кояш нурында кар бөртекләре энҗедәй ялтырый. Морҗалардан төтен баганалары үрли. Салкын тынны куыра, сулышка каба.

Ә урман тып-тын. Агач ботакларына кар сарган. Урман әкияттәге кебек, тагын да матуррак

Грамматик биремнәр.

.Баш кисәкләрне табарга:

1 вариант – алтынчы җөмләдә;

2 вариант – җиденче җөмләдә.

1. Диктант текстыннан дүрт дәрәҗәдәге сыйфатларны язып алырга, дәрәҗәләрен күрсәтергә..


Поделиться с друзьями:

Адаптации растений и животных к жизни в горах: Большое значение для жизни организмов в горах имеют степень расчленения, крутизна и экспозиционные различия склонов...

Опора деревянной одностоечной и способы укрепление угловых опор: Опоры ВЛ - конструкции, предназначен­ные для поддерживания проводов на необходимой высоте над землей, водой...

Кормораздатчик мобильный электрифицированный: схема и процесс работы устройства...

Наброски и зарисовки растений, плодов, цветов: Освоить конструктивное построение структуры дерева через зарисовки отдельных деревьев, группы деревьев...



© cyberpedia.su 2017-2024 - Не является автором материалов. Исключительное право сохранено за автором текста.
Если вы не хотите, чтобы данный материал был у нас на сайте, перейдите по ссылке: Нарушение авторских прав. Мы поможем в написании вашей работы!

0.013 с.